16+

Уңышны күктән көтәбез...

Минем бабамның еш кабатлый торган сүзләре бар: «Крестьянның җәе күккә карап үтә инде аның. Чәчүен чәчкәч, яңгыр көтә, печән өстендә, яумаса гына ярар иде, дип тели», - ди ул. Чыннан да, авыл халкының тормышы, муллыгы-байлыгы һава торышы белән нык бәйләнгән бит аның. Бүгенге көндә дә халык кичтән яңгыр теләп йокларга...

Язгы чәчү эшләрен төгәлләргә дә өлгермәдек, республика авыл хуҗалыгы белгечләре инде быелгы уңыш өчен борчыла башлады. Җәй уртасында корылык урнаша калса, икмәк тә азрак булачак. Баштарак быел барлыгы 4,5 млн тонна уңыш җыеп алырга планлаштырыла дисәләр, хәзер фаразлар буенча, уңыш узган елгыдан артмас, мөгаен. Республикада, тулаем алганда, быелгы язда 50-70 мм явым-төшем яуган. Көз айларында яуган яңгырларны да исәпләсәк, бүгенге көндә басуларда 220-230 мм дымлылык бар, ди белгечләр. Бу очракта үсемлекләрнең үсеш чорында аларга дымлылык җитмәячәк. Әмма бөртекле культураларның язмышы әле августта гына хәл ителәчәк. Аңа кадәр әле вакыт бар. Барысын да күк хәл итәчәк...
PS. Сынамышлар
Июнь өчесендә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.
Июньдә төннәр җылы булса, җимешләр мул була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading