16+

Ярминкә: шәһәр халкына да фураж кирәк! (+фотолар)

Һәр шимбә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Яшел Үзән районына керүче, Казан читендәге Осиново бистәсендә урнашкан сәүдә үзәге янындагы мәйданчык инде иртәнге алтыдан бирле гөрли иде.

Ярминкә: шәһәр халкына да фураж кирәк! (+фотолар)

Һәр шимбә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Яшел Үзән районына керүче, Казан читендәге Осиново бистәсендә урнашкан сәүдә үзәге янындагы мәйданчык инде иртәнге алтыдан бирле гөрли иде.

Ярминкә көне бит! Биредәге ассортиментның үз үзенчәлекләре бар, һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.
Ярминкәдә, иң беренче чиратта, көндәлек кирәкле товарлар арзанрак бәядән сатылды. Болар – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кыскасы, төрле яшелчә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр чагыштырмача арзанрак бәядән сыер, сарык һәм тавык ите, сөт һәм сөттән әзерләнгән ризыклар, атланмай һәм сыек май, йомырка тәкьдим итәләр.

– Ярминкәләрдә, зур предприятиеләр белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче фермерлар, хосусый эшмәкәрләр, яшелчә үстерә торган теплицалар комбинаты да актив катнаша, – дип сөйләде безгә Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов. – Апас районы вәкилләре белән дә күрештем, бик канәгать калганнар, сөт, шикәр комы, фураж, ит, бәрәңгене санаулы вакыт эчендә алып бетергәннәр. Дөрес, кышкы салкыннарда халык азрак йөрде. Салкыннар торгангадыр. Аннан соң әлеге чара мәгълүмати яктан да аксый. Минемчә, шул ук “Салават Күпере”нең идарә компаниясе һәр йортта яшәүчеләргә ярминкә булуы турындагы хәбәрне ирештереп торсын иде. Халык бик көтеп ала бит.

Ярминкә, һәрвакыттагыча, җырлы-моң белән үрелеп барды. Бирегә килүчеләрне Апас районы үзешчәннәре үзләренең җырлары, биюләре белән куандырды.
– Безнең җирлек, якындагы “Салават Күпере” торак комплексы, Юдино, Залесныйда яшәүче халкыбыз өчен дә файдалы бу,  – ди Сәлимов. – Алар сатылган товарның авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста азык-төлек икәнен күреп тора. Өстәвенә, сайлап, карап алу мөмкинлеге дә бар. Һәм биредә җаның теләгәннең барын да алырга була. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән бәяне арттырмаулары гына мөһим.

Халык ярминкәгә бәясе – кесәгә, ә сыйфаты күңелгә ятышлы товар алырга дип килә дә инде.
Көзге ярминкәләр фермерларга үзләре җитештергән азык-төлекне турыдан-туры сатып алучыга җиткерү мөмкинлеге дә.
– Иртәнге сәгать алтыдан килеп сәүдәне оештырып җибәрдек, кешенең өзелгәне юк. Бүгенге сәүдәдән бик канәгать. Табыш яхшы, – ди акча янчыгын капшап сөт продуктлары сатучы Гөлсинә ханым.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading