16+

Яшел Үзән кәбестәсе иң файдалысы

Яшел Үзән районы кырларында көдрә кәбестә өлгергән. Кейл кәбестәсе белән әлегә сирәк кеше генә таныш.

Яшел Үзән кәбестәсе иң файдалысы

Яшел Үзән районы кырларында көдрә кәбестә өлгергән. Кейл кәбестәсе белән әлегә сирәк кеше генә таныш.

Россиянең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, фермер Айдар Шаһимәрдәнов әйтүенчә, быел көдрә кәбестәне беренче тапкыр гына утыртып караганнар. Безгә ят булган бу экзотик яшелчә чит илдә бик популяр ди. Аны аеруча сәламәт туклану тарафдарлары үз итә икән.

– Халык арасында популярлашып китә алса, киләсе елга аны ике-өч гектарда утыртырга җыенабыз. Бик күпләр аның турында белми, алар өчен ят үсемлек. Әмма шулай да көненә 30-50 кг кәбестә сатыла. Файдасын бер белеп алсалар, аңа тиз ияләшәчәкләр дип уйлыйм, – ди ул.

Кәбестә орлыкларын апрель аенда чәчкәннәр, җәй башында үсентеләрен кырга күчереп утыртканнар. Аны үстерүнең бер авырлыгы да юк, ди фермер.
Кейл без белгән ак күчәнле кәбестәгә бөтенләй охшамаган. Ул хәтта ландшафт дизайнында кулланыла торган зур яфраклы үсемлекне хәтерләтә. Шул ук вакытта көдрә яфраклы кейл салатка да бик охшаган. Ә менә файдалылыгы ягыннан “иптәшләреннән” берничә башка югары тора.

Кейл А, С, К, В төркеме витаминнарына, тимер, калий, кальций, магний, марганец, селен, фосфор, цинк кебек микроэлементларга, Омега-3 майлы кислотасына һәм аминоксислоталарга бик бай. Ул иммунитетны ныгыта, холестерин күләмен киметә, картаю процессын акрынайта, күзнең күрү сәләтен, тән тиресе торышын яхшырта.

Аны чи килеш ашарга да, салатларга кушарга да, ашка да салырга була.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading