16+

«Яшьлек эликсиры»н үстерү модага керә

Соңгы вакытта республикабызда да кабак утырту модасы кереп бара. Авылларда аны узыша-узыша үстерә башладылар - кемнең кабагы иң зурысы?! Юк, кабакны хәзер генә үстерә башладылар дигән сүз түгел бу. Ашар өчен аны элек тә утырталар иде. Кешеләр кабакны инде биш мең ел (!) элек үзләштергәннәр, диләр.

«Яшьлек эликсиры»н үстерү модага керә

Соңгы вакытта республикабызда да кабак утырту модасы кереп бара. Авылларда аны узыша-узыша үстерә башладылар - кемнең кабагы иң зурысы?! Юк, кабакны хәзер генә үстерә башладылар дигән сүз түгел бу. Ашар өчен аны элек тә утырталар иде. Кешеләр кабакны инде биш мең ел (!) элек үзләштергәннәр, диләр.

Кабак боткасын, коймагын, бәлешен һәм мантыен авыз итмәгән кеше юктыр ул. Бу гаҗәеп яшелчәдә әллә никадәр микроэлементлар һәм витаминнар бар. Халыкта аны юкка гына «Яшьлек эликсиры» дип атамыйлардыр. Кыскасы, сәламәтлек өчен кабак искиткеч файдалы. Ә менә аны малларга ашатыр өчен махсус үстерүләре әле күпләр өчен яңалыктыр.
Хәзер авыл халкы бәрәңгене, нигездә, ашар өчен генә үстерә, аның мәйданнарын елдан-ел киметә. Ә элегрәк ул бөтен бакчасын тутырып бары тик бәрәңге генә утырта һәм аны ел буе терлегенә ашата иде. Соңрак авылларда терлекләр өчен азык чөгендере утырта башладылар. Инде менә хәзер бәрәңге бакчасының бер өлешендә кабаклар күкрәп үсеп утыра. Кемнәрдер бер, кемнәрдер хәтта ике машина арбасы уңыш җыеп алалар. Билгеле инде, моның кадәр кабакны бәлеш пешерер өчен генә үстермиләр. Ул мал-туар өчен тәмле һәм файдалы терлек азыгы булып тора. Аннары кабак үстерү белән бәрәңге үстерүне чагыштырырлык та түгел: бәрәңге үстерү, бердән, мәшәкатьлерәк һәм күп көч сорый, икенчедән, бик кыйммәткә дә төшә әле. Өстәвенә орлыгын саклау да бер бәла. Ә кабакның орлыгын киптереп бер янчыкка салсаң, бөтен бакчаңа җитә. Үстерүе дә артык авыр түгел. Тишелдереп чыгарып, көннәр коры торса, суын сипсәң, шаулап үсеп тә китә, кирәкле җиргә тамырларын беркетеп, үзе белгәнчә рәхәтләнеп җәелеп үсә. Мәсәлән, Мамадыш районының Чия башы авылында да кабак үстерүчеләр елдан-ел арта. Күпләп үстерү буенча зур стажлы Рифгат Нәҗипов быел да шактый уңыш җыеп алган. Ул үзе артыннан авылда күпләрне иярткән инде. Кирәк булса, киңәшен дә бирә, утыртырга орлыгын да бик теләп тарата. Маллар да кабакны бик яратып ашый. Аны терлекләргә әзерләү дә мәшәкатьле түгел: турыйсың да бирәсең. Кабак ашаган терлекнең сөте дә, ите дә бик тәмле була аның. Ә өлгергән кабак төшенең нинди тәмле һәм файдалы булуын ашаган кешеләр белә инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading