Ташландык җирләрне нишләтергә?
Һәр авылда диярлек җиргә иңеп барган хуҗасыз йортлар бар. Дөрес, хуҗасыз ук дип әйтү бик дөрес булмас, кайдадыр бар инде аларның хуҗалары, тик нигезне кайтып караучы гына юк. Шул ук вакытта авыл үзидарәләре күп балалы гаиләләргә, күченеп кайтырга теләгәннәргә йорт салу өчен җир кишәрлеге таба алмый аптырый. Буш торган йортның берсен генә бирер иде - ярамый. Алар, авыл ямен бозып, шул килеш тора бирә. Ташландык йортлар, җир кишәрлекләре мәсьәләләрен ничек хәл итәргә соң?
Сатып та булмый, сүтеп тә
Чистай районының Каргалы авылында да бар андый йортлар. Ике меңнән артык кеше яшәгән авылга дүрт-биш кенә тузган йорт исәпләнсә дә, алар шактый проблемалар тудыра.
- Бөтенләй хуҗасыз йортлар юк анысы. Тик кайбер өйләргә хуҗалары сирәк кайта. Без аларны кисәтеп тә карадык: йорт тирәсен чистартырга, нигездә үскән үләнне чабарга кирәклеген дә аңлаттык. нәтиҗәсе генә сизелми, - ди Каргалы авылы башлыгы Марат Заһидуллин.
Ә менә шул ташландык җирләргә бәрәңгесен, башкасын утырта башласаң, хуҗасы шундук табыла, ди. Җирдән файдаланган өчен акча сораучылар да бар икән.
Кеше бакчасына утырткан яшелчәне җыеп алып була, ә менә торак төзергә теләгәннәргә нишләргә? Буш җирнең хуҗасы табылса, фәлән кадәр акча сарыф итеп салган йортын сүтеп атып булмый бит инде. Шуңа да җирле үзидарәләрдә, йортлар еллар буе буш торса да, аларны сатып алучыларга тәкъдим итәргә куркалар.
- Авылдагы ташландык йортларны сатарга хакыбыз юк. Аларның хуҗалары бар дип санала бит. Шуңа да авылда йорт салырга теләгән кешене шул ташландык йортның милекчесе белән очраштырырга тырышабыз. Алар үзара сөйләшеп, йортның бәясен килешергә мөмкиннәр. Күп тораклар шулай сатыла да, - ди Марат әфәнде.
Күп районнарда хуҗасы булып та ташландык хәлгә килгән йортлар - баш бәласе. Һәр башлыкның үз авылын матур, төзек итеп күрәсе килә. Тик җиргә иңеп барган ятим йортлар кыенлыклар китереп чыгара. Әтнә районының бер авылында җирле үзидарә, бу мәсьәләне хәл итү максатыннан, район газетасына буш торган йортларның хуҗаларын барларга теләп, игълан да биргән булган.
- Хәбәр бирүчеләр, кайтавазлар гына булмады. Бу мәсьәләдә аңлату эшләре җитеп бетми. Ташландык йортларны хуҗасыннан җирле үзидарә карамагына җайлы гына күчерергә мөмкинлек биргән берәр закон кабул ителсә яхшы булыр иде. Әйтик, кеше, өч ел дәвамында, кайтып нигезен рәткә китерми икән, аның торагы автомат рәвештә дәүләткә күчә. Бәлки кеше үз нигезенең кадерен белер, кайтып карар иде. Ташландык йортларны сүтеп, күп балалы гаиләләргә, йорт салырга теләүчеләргә бирергә мөмкин булыр иде. Тик бу мәсьәләнең очына чыгып җитеп булмый. Авылларны төзек күрәсе килә, җимерелеп барган йортлар урамнарның ямен бозмасын иде, дип тырышабыз, - диде исемен әйтергә теләмәгән авыл башлыгы.
Катлаулы, буталчык һәм кыйммәт
Закон дигәннән, ташландык җирләрне җирле үзидарә карамагына тапшыруның үз кагыйдәләре бар барын. Тик күп авыл җирлекләре аны бик буталчык һәм катлаулы дип саный. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан идарәсе белгечләре аңлатуынча, Россия Гражданнар кодексының 130нчы маддәсе нигезендә, җир белән бәйле барлык нәрсә дә күчемсез милек булып санала. Закон нигезендә (Россия Гражданнар кодексының 209нчы маддәсе), милек белән идарә итү, аны файдалану - милекче карамагында. Шул рәвешле, йортның хуҗалары гына торакларын сатарга, бүләк итәргә хаклы. Шул ук вакытта күчемсез милек, төзелеш объектлары, җир кишәрлекләре хуҗасыз дип тә танылырга мөмкин. Закон буенча, милекчесе булмаган торак_лар, кишәрлекләр хуҗасыз булып санала.
Росреестрның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел 232 ташландык объект бердәм дәүләт теркәвенә алынган. Барлык хуҗасыз милек объектларының 458е быел теркәүдән төшкән. Җир кишәрлекләренең күбесенең хуҗасы табылган йә алар, суд карары нигезендә, муниципалитет карамагына тапшырылган.
Йортны хуҗасыз дип тану иң катлаулысы да инде. Башта ул хуҗаны эзләп табасы бар бит әле. Милек иясе еракта, чит илдә булырга мөмкин. Бәлки аның беркайчан да авылга аяк басканы юктыр. Бәлки ул авылда үз исеменә мирас буенча йорт күчкәнен бөтенләй белмидер. Хәер, күп авылларда ташландык йортларның хуҗалары кем икәннәрен чамалыйлар.
Ярый, хуҗа табылды, ди. Җирле үзидарә җир белән идарә итә алсын өчен, хуҗасы йортыннан баш тартырга тиеш. Бу хакта милекче үзе гариза яза икән - проблема юк. Хуҗа торагын үзе сатса да, эш җайлана әле. Тик күп авылларда бер-береңә йорт сату гадәткә кермәгән. Ничек инде төп нигеземне сатыйм, әти-әни рәнҗер, күршемә үз кишәрлегемне сатып бирү оят, авылдашлар ни әйтер, янәсе. Кыскасы, ни үзенә, ни кешегә дигәндәй, хуҗа кеше нигезен дә кайтып карамый, башкаларга да ирек бирми. Бу очы-кырые күренмәгән мәсьәләне ничек хәл итәргә соң?
Росреестрның Татарстан идарәсе хезмәткәрләре аңлатканча, гадәттә, җирле үзидарә гаризасы нигезендә, шул территориядә урнашкан ташландык йортлар дәүләт теркәвенә исәпкә куела. Бер ел узгач, суд аша үзидарә бу җирне муниципалитетка күчерүне сорый ала. Әгәр суд җирне хуҗасыз дип таныса, аны җирле үзидарә карамагына күчерергә рөхсәт бирсә, закон нигезендә, җирле үзидарә мондый объектларны сатарга яки арендага бирергә хаклы. Россия Җир кодексы буенча җир кишәрлекләре кешеләргә 3 елдан 49 елга кадәр арендага бирелә. Мондый очракта бу җир өчен салым түләргә туры киләчәк.
Күчемсез милек агенты Алсу Мөхәммәтҗанова тагын бер ысулны аңлата.
- Еш кына авылда күпләр җирләрен, йортларын рәсмиләштермичә яши. Хуҗа кеше үлеп киткәч, йорты ятим кала. Хуҗа вафатыннан соң, алты ай эчендә, бу йортны мирасчылары үз исемнәренә теркәргә хокуклы. Әгәр йортны берәү дә кирәксенмәгән икән, ул дәүләт карамагына күчә. Авыл җирле үзидарәсе бу йортны дәүләт милке итеп тануны сорап, судка гариза бирә, аннары бу кишәрлекне теләсә нәрсә эшләтә ала. Дөрес, судка барганчы, кишәрлекне межалатырга, бер кочак документлар әзерләргә кирәк. Гадәттә, дәүләт карамагындагы йортлар кешеләргә социаль найм нигезендә бирелә. Әгәр дә яшәүче йортны сатып алырга тели икән, әлеге милекнең сатылуы турындагы хәбәр мәгълүмат чараларында басылырга тиеш. Җир аукцион нигезендә сатыла, аны алырга теләгән башка кешеләр дә пәйда булырга мөмкин. Аукционда җиңүче йортны Росреестрда үз милке итеп теркәтә алачак. Барысы да гади кебек, тик хуҗасыз җирне җирле үзидарә карамагына күчерү шактый катлаулы, вакыт һәм шактый акча таләп итә торган эш, - ди күчемсез милек агенты.
2018 елга кадәр өлгерергә кирәк
Җирне үз исемеңә рәсмиләштерүнең иң гади булып тоелган ысулына тукталыйк. Беренче чиратта, җирне рәсмиләштерер алдыннан кишәрлекнең чикләрен билгеләргә, межалау үткәрү өчен җирнең кадастр һәм картография бердәм хисап үзәгеннән белгечләр чакыртырга кирәк. Бу хезмәт бушлай да башкарыла, тик процесс еллар буена да сузылырга мөмкин. Шуңа да эшне тиз тотасың килсә, 5-10 мең сум түләп, шәхси инженерларны чакыртырга туры килә. Җир кишәрлегенең үлчәмен, формасын Росреестр белән элемтәдә булган җайланма ярдәмендә билгелиләр. Шул рәвешле тиешле эшләр башкарылганнан соң, межалау планы төзелә. Аннары кишәрлекне кадастр исәбенә куярга кирәк. Бу өстәмә чыгымнар дигән сүз, хезмәт өчен дәүләт пошлинасы түләргә туры килә. Кадастр паспорты әзер булгач, кишәрлеккә номер сугыла, ул бердәм дәүләт реестрында теркәлә. Аннары муниципаль җирләрне алу турында район башлыгы карары таләп ителә. Моның өчен җирле үзидарә башлыгы район башлыгына барырга һәм кирәкле документлар пакетын тапшырырга, җирне авыл үзидарәсе карамагына күчерүне сорап, гариза язарга тиеш. Шуннан соң җирле үзидарә кишәрлекне үз милке итеп рәсмиләштерә ала. Тагын дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Бәяләр, йортның торышына, җир кишәрлегенең зурлыгына карап, төрлечә булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, җирле үзидарә бюджеты өчен бер йортны рәсмиләштерү дә шактый чыгымнар сорый. Шуңа да күбесе мондый эшкә алынмый. Хуҗасыз җирләрне муниципалитет карамагына күчерү процессын гадиләштергән берәр закон кабул ителмәсә, ияле иясез йортлар җиргә иңүен дәвам итәр, мөгаен. Росреестрның Татарстан идарәсе хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел моңа кагылышлы законнар әзерләнми. Дөрес, киләсе елдан яңа закон гамәлгә керәчәк дигән сүзләр бар. Күчемсез милек агентлары әйтүенчә, 2018 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк закон нигезендә, йортның хуҗасы табылмый икән, ул автомат рәвештә муниципалитет милкенә күчәргә мөмкин. Мирас аша йортлы булганнарга, торак төзелеше башлаган, җирен рәсмиләштереп өлгермәгәннәргә дә 2018 елга кадәр ашыгырга кирәк. Йортыгызны, хуҗасыз дип, дәүләт карамагына тапшырмагайлары.
Тикшереп карагыз
Әгәр дә йортыгызны дәүләт теркәве, кадастр аша рәсмиләштермәгәнсез икән, ул сезнеке булып саналмый. Торакны 1998 елның 31 гыйнварына кадәр рәсмиләштергәнсез икән һәм сезнең бу хакта документыгыз булса (ул гадәттә, кызгылт-сары төстәге документ), борчылмагыз, алар - законлы. Әмма йортны сатарга, бүләк итәргә уйласагыз, торакны дәүләт теркәвенә куярга кирәк. Бу очракта сезгә яшькелт-зәңгәр документ бирәчәкләр.
Бакчасы булган кешеләргә дә, кишәрлекләрен хуҗасыз дип танымасыннар өчен, законлы рәвештә теркәү узарга кирәк. Бакчачылык ширкәте әгъзасы булу - ул әле хуҗа дигән сүз түгел. Моңа кадәр кишәрлегегезне рәсмиләштермәгәнсез икән, барысы да законлы булсын өчен, 2018 елга кадәр җирегезне межалатып, чикләрне билгеләтегез. Аннары бакча участогын дәүләт кадастр милке итеп теркәргә, милек турында таныклык алырга кирәк булачак. Йортыгыз сезнекеме, түгелме, теркәлү законлы узганмы икәнне тикшерүе бик җиңел: бердәм дәүләт теркәү палатасына милкегез турында белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә була. Бу хезмәт 200 сум тора. Аны дәүләт порталы (rosreestr.ru ) аша да башкарырга мөмкин.
Зөлфия Хәлиуллина фотолары
Комментарийлар