16+

“Язгы яңгырлар виноградка зыян китерде”

Киров өлкәсендә яшәүче Вазыйх ага Галиевның быел винограды бик уңган. Җәй башы салкынча булу сәбәпле күпләрнең әлеге җимешләре өлгермәде әле. Ә менә Вазыйх абыйныкылар өлгереп килә. 

“Язгы яңгырлар виноградка зыян китерде”

Киров өлкәсендә яшәүче Вазыйх ага Галиевның быел винограды бик уңган. Җәй башы салкынча булу сәбәпле күпләрнең әлеге җимешләре өлгермәде әле. Ә менә Вазыйх абыйныкылар өлгереп килә. 

“Мин виноград үстерүче түгел. Аларны 1,30 метр биеклектә өзәм, “култык асларына”, яшь ботакчыкларга үсәргә бөтенләй ирек бирмим, бутыйм, чәчәк атканчы суыкларда төнгә каршы краннан аккан салкын су бөрким. Чәчәкләре атканда су сипсәң, коелалар. Җимеш җитешә башлагач, яфрактан арындырам, төнгә каршы көзге суыкларда су коендырам. Быел язын яңгырлар чәчкәләргә зыян китерде”, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Вазыйх Галиев. 

Виноград мул уңыш бирсен өчен көзен вакытында яфраклар белән ышыкларга, кышын кар өяргә, язын вакытында пешектермичә ачарга, җәйге җылыларга чаклы салкын төннәргә җәймә капларга кирәк, ди бакчачы. 

“60ка җитеп, бер эшемне дә китапча эшли алмадым. Күңелем ничек дәште шулай эшләп, яшәп килдем, сеңлем. Бар нәрсә дә курыкмыйча тотынып эшкә керешүдә, түзем-сабыр булуда... Аллаһы Тәгалә юнен бирә икән ул, ләкин без соңарак калып аңлый башлыйбыз аны”, – ди Вазыйх ага үзе. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading