16+

Язның бер көне ел туйдырыр

Министрлар Кабинетында узган брифинг әнә шундый сүзләрдән башланды. Чыннан да, тиздән авылларда кызу чор - язгы кыр эшләре башлана.

Язның бер көне ел туйдырыр

Министрлар Кабинетында узган брифинг әнә шундый сүзләрдән башланды. Чыннан да, тиздән авылларда кызу чор - язгы кыр эшләре башлана.

Әлеге зур эшкә әзерлек турында журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

- Язны мин иртә килде дип әйтә алмыйм. Башка еллардан аермалы буларак, мартта температура бераз күтәрелеп, карны шактый эретте. Моның бернинди дә зыяны юк. Алдагы көннәрдә һава торышында кискен җылыту көтелми. Язгы кыр эшләрен алдагы еллардагыча ук башларбыз, дип фаразлыйбыз. Ә кар катламына килгәндә, көньяк-көнчыгыш районнарда, Балтач, Арча, Кукмарада республика буенча кар 20 процентка күбрәк яуды. Быелның тагын бер үзенчәлеге - башка елларны җил белән себереп, кар юл кырыйларына тулып бетсә, быел ул басу өстенә тигез ятты, - диде Илдус Габдрахманов, «Шәһри Казан» журналистының соравына җавап итеп.
Җитәкче әйтүенчә, бүген авылларда кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Республикада язгы кар суларын тоту буенча айлык игълан ителгән. Шушы вакыт эчендә җирләрне күбрәк ерып, кар суларын җиргә сеңдереп калырга кирәк. Бу исә уңышны тагын да күбрәк алырга ярдәм итәчәк. Кар суларын тоту, туфракны эшкәртү, чәчүлек орлыгы буенча проблемалар булмаса да, минераль ашламалар туплау һәм техника мәсьәләсендә бераз гына каршылыклар очрый икән.
- Техниканың кыр эшлә­ренә әзерлеге начар түгел. Чит ил техникасы буенча гына проблемалар бар, чөнки запас частьларны кертү озак вакытны ала. Шулай да апрель башына әлеге мәсьәләләр дә чишелер дип уйлыйм, - диде ул.
Илдус Габдрахманов әлегә ягулык буенча мәсьәләнең дә чишелмәгәнлеген әйтте.
- Моңа кадәр ТАИФ һәм «Татнефть» берләшмәсе ташламалы ягулык бүлеп бирә иде. Хәзер бу мәсьәлә чишелеш стадиясендә. Товар җитештерүчеләр аны алачак, ләкин бәясе киләсе атнада гына билгеле булачак, - диде ул. - Конкрет районнарның әзерлегенә килсәк, һәр районда да берникадәр әзерләнеп бетмәгән эшләр бар. Мәсәлән, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Кама Тамагы, Минзәлә һәм Баулы районнарында минераль ашламалар аз тупланган. Ә иң күп ашламаны Зәй районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре әзерләгән - ул бер гектарга 106,3 кг тәшкил итә. Сарман районында бу күрсәткеч бер гектар җиргә - 90,8 кг, Тәтештә - 73,9, Буада - 67,1, Әтнәдә - 65, 2 кг.
Шул ук вакытта Илдус Габдрахманов минераль ашламаларга бәяләр арта баруын, узган ел ашлама кертү күләмнәре кимүе турында да әйтте.
- 2016 елда без бер гектар сөрүлеккә 44,5 кг ашлама керттек. Былтыр октябрьдә республика Президенты тарафыннан минераль ашламаны 65 кг нан да ким кертмәү бурычы куелды. Хәзер бу чиккә якынлаштык. Былтыр ел дәвамында барлыгы 44,5 кг керткән булсак, бүген инде без шушы вакытка 44,5 кг керттек, гәрчә былтыр бу чорда әлеге күрсәткеч 20 кг тирәсе генә иде, - диде Илдус Габдрахманов.
Соңгы елларда карабодайга ихтыяҗ туганлыктан, быел республикада әлеге культураны игү күләмен арттырмакчы булалар.
- Карабо­дайга бәяләр кү­тәрелү, яисә базарда карабодай ярмасының булмавы проблемалар китереп чыгара. Совет чорында карабодай басулары 100 мең гектарга җитә иде, соңгы елларда 10 мең гектарга кадәр кимеде, чөнки Алтайдан кирәк кадәр кереп бара иде. Әмма соңгы елларда карабодай игүгә караш үзгәрде. Бәяләр дә төште, - диде Илдус Габдрахманов.
Җитәкче әйтүенчә, узган ел республикада карабодай 26 мең гектарда чәчелгән, быел исә 30 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар.
- Бөгелмәдә карабодайны сыйфатлы итеп эшкәртә торган комбинат бар. Безнең бурыч - карабодай белән үзебезне генә тәэмин итеп калмыйча, республикадан читкә чыгару. Шушы көннәрдә генә «карабодайны кем җитештерәчәк?» дигән сорау куелды. Хуҗалыкларны стимуллаштыру мәсьәләсендә «2 коэффициенты»н кулланачакбыз. Ягъни алар дәүләт ярдәмен ике тапкырга күбрәк алачак. Һәр гектарга шундый ярдәм булачак, - диде ул.
Илдус Габдрахманов карабодайның нигездә Бөгелмә, Азнакай, Актаныш якларында игеләчәген җиткерде. Рапс, кукуруз, көнбагыш кебек культураларны 100 мең гектарда игү буенча программа быел да дәвам иттереләчәк. Бу культуралар мәйданы 100 мең гектардан артык булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading