16+

Язның бер көне елны туйдырырлык булса иде

Татарстан районнарында чәчү эшләренең кызган чагы. Кырларда - трактор гөрелтесе. Игенчеләр, һава торышы уңай торганда, язгы чәчүне вакытында төгәлләргә ашыга.

Язның бер көне елны туйдырырлык булса иде

Татарстан районнарында чәчү эшләренең кызган чагы. Кырларда - трактор гөрелтесе. Игенчеләр, һава торышы уңай торганда, язгы чәчүне вакытында төгәлләргә ашыга.

Берничә ел рәттән коры һава торышы аркасында, авыл хуҗалыгы тармагы миллиардлаган зыян күргәннән соң, быел сөенергә була, ди агрономнар. Хәл зарланырлык түгел, җирдә дым җитәрлек. Димәк, уңыш булачагына да өмет зур. Көннәр җылы торганга, күп районнарда башка еллар белән чагыштырганда, язгы кыр эшләренә биш-ун көнгә иртәрәк тә керештеләр. Күп хуҗалыклар җиргә ашлама кертү, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру белән мәшгуль. Бөртекле культуралар утыртуга керешкән районнар да бар. Кайбер хуҗалыкларда шикәр чөгендере дә чәчә башлаганнар.

Нурлат белән Аксубай язгы чәчүгә беренчеләрдән булып тотынды.
- Быел җир тигез өлгерде, шөкер. «Аксу Агро» хуҗалыгы аеруча актив эшли. Районда 1127 гектар мәйданда бөртекле күльтура чәчелгән булса, шуның 846 гектарын «Аксу Агро» башкарды. Бодай, солы, арпа, шикәр чөгендере, кукуруз да чәчтек. Хәзер менә ике көннән бирле Аксубайда яңгырлар ява әле. Туктап торырга туры килә. Кырда кереп булмаган, бата торган урыннар бар. Шуңа да өлгергән җирне сайлап чәчәргә туры килә. Вакытында чәчсәң, вакытында уңышны да җыеп аласың, былтыр тырышлыгыбыз көтелгән нәтиҗәләр бирмәде, җәй коры килде, быел туфракта дым күп, игенченең хезмәте уңай нәтиҗә бирер, дип өметләнәбез, - ди Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Әлимов.

Чәчү эшләре буенча лидерлар рәтендә бара торган Зәй районында да яңгырлар эшне тоткарлый икән.
- 3 мең гектардан артык җиргә бөртекле культура чәчтек. Проблемалар юк, һава торышы гына үзгәреп тора. Шулай да, яңгыр дип, уҗымнарны тукландыру эшләре туктатылмады, - ди Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агроном Рөстәм Мәүләвиев.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, атна башында язгы чәчү 21,9 мең гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртек­леләр 18,2 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Сүзен-сүзгә

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
- Быел Татарстанда кар шактый күп яуды, туфрактагы туң катламы әллә ни тирән булмады. Көннәр җылытуга, кар эреп бетте. Бу исә язгы чәчү эшләре өчен уңай шартлар тудырды. Димәк, туфракта дым озаграк сакланачак. Икенче яктан, Татарстан басулары берьюлы «өлгерәчәк» дигән сүз. Шуңа да һәр районда язгы кыр эшләренә тулысынча әзер булырга кирәк. Быел язгы культуралар 1,8 миллион гектар мәйданда чәчелер дип ниятлибез. Техника да, халык та язгы кыр эшләренә әзер. Иң мөһиме, орлыкларны дымлы туфракка утыртып җитешергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading