16+

Өйдә сарык бәтиләре, казанда чумарлы аш

«Элек заманда сарык бәтиләрен кышын өйгә алып керәләр иде», - дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Эш заманда түгел, салкында икән. Салкын көннәрнең берсендә авылга кайтсам, өй түрендә бәтиләр йөгереп йөри. Күрәм, болар монда үз кеше булып өлгергәннәр. Әбиләре: «Аз гына соңга калып чыксам, туңып үләселәр икән», - дип, куркыныч кинолардан да...

Өйдә сарык бәтиләре, казанда чумарлы аш

«Элек заманда сарык бәтиләрен кышын өйгә алып керәләр иде», - дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Эш заманда түгел, салкында икән. Салкын көннәрнең берсендә авылга кайтсам, өй түрендә бәтиләр йөгереп йөри. Күрәм, болар монда үз кеше булып өлгергәннәр. Әбиләре: «Аз гына соңга калып чыксам, туңып үләселәр икән», - дип, куркыныч кинолардан да...

«Элек заманда сарык бәтиләрен кышын өйгә алып керәләр иде», - дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Эш заманда түгел, салкында икән. Салкын көннәрнең берсендә авылга кайтсам, өй түрендә бәтиләр йөгереп йөри. Күрәм, болар монда үз кеше булып өлгергәннәр. Әбиләре: «Аз гына соңга калып чыксам, туңып үләселәр икән», - дип, куркыныч кинолардан да куркынычрак вакыйга сөйли, бәтиләр исә, аны хуплагандай, «сүзгә кушылып» алалар да тагын да ныграк сикерә башлыйлар. Абзарда зур терлек булмаганда туңып калулары да бар шул. Күрше әби кереп тә безнең бәтиләрнең өйдә чабышканнарын күреп кызыгып чыгып китте, бәлки, яшьлеген сагынуы да булгандыр.
Мич арасындагы бәтиле чорлар авыр булса да, аларның җир җимертеп эшләп йөргән яшьлек еллары шул. Авыл әбиләре әле бүген дә, гомер буе эшләп килгән эшләреннән аерылырга теләмичә, мич тутырып, язын чыгасы каз бәбкәләренә ипи пешереп, сохари киптерәләр. Берсе 26 тәгәрмәч әзерләгән, күршесе аннан да уздырып җибәргән.
Ә сез аш өчен чумарны ничек әзерләгәннәрен беләсезме? Әбиләрнең хәл-әхвәлен белешеп йөри торгач, мин монысына да өйрәндем. Чяумар өчен иң элек колмактан баш ясап куярга кирәк, ул бүгенге көннең чүпрәсен алмаштыра. Аннан соң камыр басасың. Шушы камырны калын булмаган җәемгә җәеп, иң элек тар тасмалар кисәсең, аннан соң аларны аркылы кискәч, зур булмаган шарчыклар хасил була. Табага салып киптергәч, сакларга куярга да мөмкин. Чумар ашын, гадәттә, борчак белән пешерәләр. Авылда борынгы гадәтләр онытылып килә дигәнгә ышанмыйм, бәлки ышанасым да килмидер, ул миңа үткәннәрне инкяр итү кебек. Чылбырны өзмичә, гадәтләрне тапшыручы кешеләр үзебез түгелме соң? Хәер, сүз башы башка иде бугай... Менә шулай мин авылга кайтып, чумарлы аш ашап, бәтиләр белән «гәпләшеп» килдем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading