Утынын да әзерли, кышлый аеруча суык көннәрдә көне буе мичкә ягарга туры килә икән. Болардан кала, яшелчә, бәрәңге бакчасы да бар. Сабырлыгы бетеп, күңелсезләнеп куйган вакытлары да булгалаган... Инстаграм белән дуслашканчы.
Скопировать ссылку

Юлсызлык та күңеленә бик тия. Район үзәге алардан алтмыш чакрым ераклыкта. Анда барып җитү өчен ике сәгать вакыт кирәк. Яңгыр яуган вакытлар булса, кыш көннәре юлга өчәр сәгать китә. Яшь кызның керфек тә куйдырасы, тырнак та буятасы килә. Юлда вакыт әрәм була дип, хәзер аларны үзе эшләргә өйрәнгән. Сораган кешеләргә дә тырнак буяп бирә.
– Ничек шундый шартларда яшисең дип шаккаталар. Авылда яшәгәч, малын асрамый булмый, бәрәңгесе дә кирәк. Авыл кызы булгач, эштән курыкмыйм. Язылучыларым арасында да, гел шулай батыр бул, горурланабыз, дип хуплап торучылар бар, - ди ул.
Комментарийлар
0
0
Молодец таза исэн булып, тормыш иптэшен белэн тигез яшэргэ язсын.
0
0