16+

Үз бәрәңгеңне ашыйм дисәң...

Соңгы елларда юньле бәрәңге уңышы ала алмаган авыл халкы быел бу эшкә җиң сызганып кереште. Халык бәрәңге уңышының иң элек орлыкның нинди булуына бәйле икәнлегенә төшенде. Авыру бәрәңге утыртып, яхшы уңыш алып булмый. Шуңа да бу сезонда авылларда әйбәт орлыклары булмаганнар утыртыр өчен яхшы бәрәңгене аерым сатып ала.

Үз бәрәңгеңне ашыйм дисәң...

Соңгы елларда юньле бәрәңге уңышы ала алмаган авыл халкы быел бу эшкә җиң сызганып кереште. Халык бәрәңге уңышының иң элек орлыкның нинди булуына бәйле икәнлегенә төшенде. Авыру бәрәңге утыртып, яхшы уңыш алып булмый. Шуңа да бу сезонда авылларда әйбәт орлыклары булмаганнар утыртыр өчен яхшы бәрәңгене аерым сатып ала.

Әмма яхшы уңыш алуның серләре әле моның белән генә бетми. Бәрәңге уңсын өчен, әле шактый тырышырга кирәк. Бик тиздән күпләр бәрәңге утырту эшенә керешәчәк. Моны ничек дөрес итеп башкарырга, бәрәңгене авырулардан ничек сакларга? Бу турыда безгә «Россельхозцентр»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Галина ПОЛЯХ сөйләде.
- Галина Ивановна, ни өчен соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда бәрәңге уңышы бик начар була башлады?
- Моның сәбәпләре күптөрле. Алар арасында яхшы орлык бәрәңгеләре булмау, үсү чорында аны махсус препаратлар белән тиешенчә эшкәртмәү, бакчаларда чәчү әйләнеше ясамау, ягъни төрле культураларны чиратлаштырып утыртмау да бар. Нәтиҗәдә, туфракта төрле инфекцияләр туплана, авырулар тарала һәм уңыш булмый.
- Тиздән авылларда бәрәңге утыртырга керешәчәкләр. Бу вакытта нинди төп кагыйдәләрне онытмаска кирәк?
- Авыл халкына беренче төп киңәш шул: яңа орлык бәрәңгесе ала алмаган кешеләр утыртасы бәрәңгенең һәрберсен берәмтекләп карап, яхшылап сайласыннар. Начар, авыру бәрәңге эләгә күрмәсен. Аннары аны яровойлаштыруга куярга кирәк. Орлык бәрәңгесен никадәр озаграк яровойлаштырасың, ул авыруларга каршы шуның кадәр ныграк тора. Бәрәңгене утыртыр алдыннан төрле микроэлементлар белән эшкәртү яхшы, мәсәлән, көл, марганцовка, янтар һәм бор кислоталары белән. Шулай ук утыртыр алдыннан төрле авыруларга каршы биопрепаратлар, фунгицидлар кулланырга кирәк. Колорадо коңгызы белән көрәшә торган чаралар турында да онытмау мөһим. Бәрәңгене утыртыр алдыннан да, үсү чорында да эшкәртә торган препаратлар бар. Биологик препаратларны да, химик препаратларны да кулланырга мөмкин. Июнь урталарында исә авыруларга каршы профилактика чараларын үткәрү мөһим.
- Орлыкка дигән бәрәңге нинди зурлыкта булырга тиеш?
- Утыртыр өчен тавык йомыркасы кадәр бәрәңге яхшы. Әгәр дә эре бәрәңгеләр сайлыйсыз икән, аны ярган вакытта пычакны һәр бәрәңгене кискән саен дезинфекцияләргә - марганцовкалы суга тыгып алырга онытмагыз. Бу бәрәңгедәге авыру таралмасын өчен эшләнә.
- Кайберәүләр бәрәңгенең эшен инде беренче майда ук бетереп куя. Бәрәңге утыртыр өчен бу әле иртәрәк түгелме?
- Бәрәңгене һич кенә дә иртә, ягъни җир әле салкын булганда утыртырга кирәкми, чөнки орлык, салкын туфракта озаграк торган саен, авыруларга ныграк бирешүчән була. Иң яхшысы - бәрәңгене майның икенче яртысында утырту. Аннары соңрак утыртуның тагын бер плюсы: колорадо коңгызы беренче чиратта бәрәңгене алданрак утырткан бакчаларга урнаша тора.
«Россельхозцентр»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Таһир Һадиев бәрәңгене утыртыр алдыннан туфракны әзерләү мөһим булуына басым ясады: «Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге гел бер үк урында утыртыла, нәтиҗәдә, туфракта төрле инфекцияләр җыела. Шуңа күрә, җирне йогышсызландыру өчен, триходермин нова дигән биологик препарат куллану файдалы. Бәрәңгенең урынын исә 3-4 ел саен алмаштырып торсагыз яхшы. Мәсәлән, бәрәңге бакчасын икегә бүләргә мөмкин: бер өлешенә бәрәңге утыртсагыз, икенчесенә люцерна (донник (кандала үләне), клевер (тукранбаш) белән солы яки берьеллык үләннәрне (солылы вика) чәчәргә була. Мондый мөмкинлек булмаса, икенче вариант та бар: бәрәңге алганнан соң арыш чәчү дә туфракны чистарта».
Иң популяр сортлары:
Невский
Удача
Розара
Кураж,
Жуковский һ.б.

Ә сез аны кайчан һәм ничек утыртасыз?
Хәмит Фәттахов, Мамадыш: «Һәрвакытта да җир өлгергәнен көтәбез. Гадәттә, бәрәңге эшенә май урталарында керешәбез, гомер буе кул белән утыртабыз. Мондый зур һәм җаваплы эшне ничек инде техникага тапшырырга кирәк?! Бәрәңгене, начары эләкмәсен өчен, һәрберсен карап-тикшереп салырга кирәк бит. Әле бит моның белән генә дә эш бетми, шул ук вакытта ашламасын да сибәсең, күргән чүп үләннәренең тамырларын да җыеп барасың».
Диләрә Кәримуллина, Кама Тамагы: «Бәрәңгене гомер бакый 20-25 май тирәләрендә утырта идек. Бер елны хәтта Сабан туена ук калдык, чөнки бакчаның аскы өлешендә су кибеп бетмәгән иде. Әмма соңгы вакытта эшне инде 9 майга ук төгәлләп куябыз. Бәрәңгенең мәйданын киметкәч, хәзер җирнең өлгергән өлешенә генә утыртабыз. Ничек утыртуга килгәндә, элек гел трактор белән утырта идек, менә инде бер-ике ел бәрәңгене көрәк белән генә күмәбез. Болай үз җаең белән, иркенләп кенә үзең теләгәнчә утыртасың».
Сания Гатауллина, Арча: «Ел да бәрәңгене иртәгә Сабан туе дигән көнне утыртабыз. Җир җылынмаган килеш утырттың ни дә, утыртмадың ни бит аны - барыбер тишелми, орлык шунда туңып кына ята. Ә җылы туфракка төшкән бәрәңге исә шунда ук борнап та чыга. Бәрәңгене һәрвакытта да кул белән утыртабыз».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading