16+

«Казанлылардан ярминкә саен килүчеләрне таный башладык инде» (+фотолар)

Казанда һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе 15 мәйданчыкта оештырыла.

«Казанлылардан ярминкә саен килүчеләрне таный башладык инде» (+фотолар)

Казанда һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе 15 мәйданчыкта оештырыла.

“Казан” агросәнәгать паркында узган шимбәдә Аксубай, Саба, Буа, Нурлат муниципаль районнары агропредприятиеләре, фермерлары, шәхси хуҗалыклары һәм кооператорлары сәүдә итте. Ит һәм ит продуктлары, яңа сауган сөт һәм сөт ризыклары, кондитер эшләнмәләре-җаның ни тели шул ашамлык бар. Иң әһәмиятлесе – үзебезнең сыйфатлы товар, бәяләре дә сәүдә челтәрләрендәгедән арзанрак. Шуңадыр, агросәнәгать паркы җәмәгать транспорты тукталышыннан шактый ерак урнашуга карамастан, җәяүлеләр дә һәм җиңел машиналарда килүчеләр дә күп.
 – Ризыкларыбыз табигый, берсеннән-берсе тәмле. Казанлылардан ярминкә саен килүчеләрне таный башладык инде, – диделәр Нурлат сөт комбинаты мастерлары Рузалия Әюпова белән Рузилә Гыйльметдинова.

 Нурлат төбәгендәге Төрнәс авылында яшәүче Лизуновлар буыннан-буынга умартачылар икән.
 – Бабам Сергей оста умартачы иде. Аннан соң әтием Олег умартачылыкны дәвам итте. Хәзер бу шөгыльгә үзем алындым. Хатыным Светлана да ярдәм итә. Бәягә ябышмыйбыз, халыкка шифасы булсын, 3 литр банка балны 1200 сумнан сатабыз, – ди Константин Лизунов.

Саба урман хуҗалыгы остаханәсендә ясалган агач савыт-сабалар һәм сувенирлар бөтен ярминкәгә ямь биреп тора.
– Тәнгә салкын керә башлаган иде, сез – журналистлар килеп дәшкәч, җылынып киткәндәй булдык, – дип шаяртып калды Сабаның чая кызлары.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырына кадәр бара. Әле вакыт күп, дип сузып йөрмәгез. Декабрь башлангач, сизелмичә дә узып китә ул бер ай. Татарстан хезмәтчәннәре күңел биреп җитештергән, пешергән һәм әзерләгән ашамлыкларны кышлык запас итеп алып калырга тырышыгыз.

Белешмә
Ярминкәләр җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу мәйданчыгы гына түгел, ә матур концерт программасы һәм игътибарлы мөнәсәбәте белән ул чын бәйрәм дә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading