16+

Биремне үтәгәндә дрон килеп чыкты да һәм ике граната ташлады

12 марта 2025, 15:28
757
0
1
Уку өчен 3 минут

Белем алгач, туган авылы Лашманга кайтып, мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша.

Биремне үтәгәндә дрон килеп чыкты да һәм ике граната ташлады

Белем алгач, туган авылы Лашманга кайтып, мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша.

... 2022 елның 29 сентябре. Бу көнне өлешчә мобилизация буенча Чирмешән егете махсус хәрби операциягә чакырыла. Өйдә әти-әнисе, абыйлары, хатыны һәм кечкенә улы кала.

- Башта Казанда хәрби күнекмә алдык, аннары Белгород өлкәсенә җибәрделәр. Шуннан соң безне Луганск өлкәсенә озаттылар. Санитар-йөртүче булып хезмәт иттем. Соңрак мине Донецкка күчерделәр, - ди Айнур.

- Тыныч тормыштан соң махсус хәрби операция зонасындагы шартларга ияләшү авыр булгандыр?

- Тәҗрибәм бар иде инде, моңа кадәр Таҗикстанда контракт буенча хезмәт иттем. Шуңа күрә яңа урынга тиз ияләштем.

– Иң катлаулысы нәрсә булды? Иптәшләрен югалтырга туры килдеме?

- Хезмәт итү вакытында иптәшләрем арасында үлүчеләр булмады, ә менә яралылар күп. Миңа, санитар буларак, сугыш кырыннан яралыларны алып чыгарга туры килде. Ул вакытта курку турында уйламыйсың. Егетләрне мөмкин кадәр тизрәк коткарырга һәм имин урынга качарга тырышасың.

– Сез үзегезнең беренче һөҗүмегезне хәтерлисезме?

 - Белгородта өйрәнүләр узганнан соң, безне позицияләргә озаттылар. Икенче көнне, алгы сызыкка кергәч кенә, атыш башланды. Шулчак шундый уй чагылып китте: "Кердек кенә бит әле, шуның белән гомеребез беттемени?». Якында гына снарядлар шартлый. Шау-шу һәм яралылар күп булды. Яныңда снаряд шартлаганны көтеп ятасың...

- Алгы сызыкта...

- Башта без тылда идек. 2023 елның көзендә безне Авдеевка ягына күчерделәр. Шул вакыттан башлап без алгы сызыкка керә башладык.

– Үзегез дә яралангансыз.

 - Бу 2023 елның 3 декабрендә булды... Биремне үтәгәндә дрон килеп чыкты да һәм ике граната ташлады. Башта аягым яраланды, аннары кыйпылчыклар кулыма эләкте. Аягым да, кулым да сынды. Егетләр, яраланганымны күреп, йөгереп килделәр дә мине алып чыктылар. Окопларга кереп яшерендек, ә караңгы төшүгә үз позициябезгә күчтек. Анда иптәшләр ташлап калдырмый. Андый уйлар юк. Ярдәм көткән арада догалар укыдык. Аннары ике ай госпитальдә яттым, ялда булдым, тагын госпитальгә ятарга туры килде. Гомумән алганда, сигез айга якын дәвалану уздым. 2024 елның августында мине сәламәтлегем торышы буенча комиссовать иттеләр.

– Махсус хәрби операциядән исән-сау кайтырга сезгә нәрсә ярдәм итте?

- Барысы да Аллаһ кулында. Анда да намаз укудан туктамый идем. Минем гаиләм-минем таянычым. Әти-әнинең фатихасы да, гаиләмнең догалары да ярдәм итте.

- Махсус хәрби операция тормышка карата фикерегезне үзгәрттеме?

- Тыныч тормышның кадерен аңлый башлыйсың. 

– Киләчәккә планнарыгыз?

- Яшәргә, тыныч тормышның кадерен белергә, яраткан эшемне дәвам итәргә.

Әйтергә кирәк, озак дәваланганнан соң аякка баскач, Айнур узган елның ноябрендә яңадан эшкә чыккан, хәзер ул Лашман мәктәбендә укытуын дәвам итә. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» һәм «батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading