16+

«Күңелләрендә өмет чаткысы беркайчан да сүнмәсен»

21 февраля 2025, 13:49
2835
0
1
Уку өчен 3 минут

Мамадыш районы Новый бистәсендә яшәүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт юлын сайлаган якташлары – абыйлы-энеле Фәттахиевлар белән горурлана ала.

«Күңелләрендә өмет чаткысы беркайчан да сүнмәсен»

Мамадыш районы Новый бистәсендә яшәүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт юлын сайлаган якташлары – абыйлы-энеле Фәттахиевлар белән горурлана ала.

Тимур белән Игорь әлеге бистәдә туып-үскәннәр.

Аларның тарихы-батырлык, патриотлык һәм ныклы ихтыяр үрнәге. Тимурга 34 яшь, ул Яңа Урманчы авыл җирлегендә туып үскән. Гаиләдә өч ир-егет арасында иң кечесе, күрәсең махсус хәрби операция зонасында да – «Младший» дигән позывной алган. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуганың 8 нче һөнәри лицеенда газ-электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. 2008-2009 елларда армиядә хезмәт иткән. Алгы сызыкка киткәнче 7 ел Казанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлегендә хезмәт иткән. 2024 ел башында Тимур Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

"Контракт буенча хезмәтне без абый белән аңлы рәвештә, үз теләгебез белән сайладык. Әлбәттә, әти-әниләр, гаилә, туганнары каршы иде, үгетләргә тырыштылар. Әмма без, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек тоеп, үз карарыбыздан тайпылмадык. Абыем Игорь, икетуганым Александр Миронов белән очрашуларның берсендә махсус операциягә барачакбыз дигән ныклы карар кабул иттек. Александрның шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт стажы, хәрби тәҗрибәсе бар, чөнки ул Чечен компаниясендә катнашкан. Һәм безнең өлкән абыебыз Вадим да Чечняда хәрби хезмәт үткән, сугышчан чыныгу алган. Контракт төзүебез турында без тиз генә үз гаиләләребезгә хәбәр итмәдек. Ил мәнфәгатьләрен якларга китәргә теләк белдергәч, бу, әлбәттә, якыннарыбыз өчен көтелмәгән хәл булды. Әмма мин үзем шундый кеше – әгәр нидер хәл иткән булсам, беркайчан да максаттан чигенмәячәкмен һәм теләгәнемә ирешергә тырышачакмын. Контракт башта 6 айга төзелгән иде. Узган елның җәендә мин һәм Александр хәрби хезмәт турындагы килешүгә кул куйдык. Абыем беренче контракты тәмамлангач, өенә кайтты", - дип сөйли Тимур Фәттахиев.

Бер бәрелештә Тимурның аягы яраланган. Башта ул Запорожье өлкәсенең Васильевка торак пунктларындагы госпитальләрдә дәваланган, аннары – Токмакта. 2024 елның декабрь азагында туган ягына әйләнеп кайткан һәм дәвалануын дәвам иткән. Аңа савыкканнан соң алгы сызыкка барырга җыенамы дигән сорау биргәч, солдат җавап бирде: 

- Хәтта минем контракт вакыты бетсә дә, мин барыбер яңасын төзергә ниятлим. Сугышчан иптәшләремне ташлап китә алмыйм, без алар белән бер гаиләгә әйләндек. Шулай булгач, алгы сызыкка кайтырга исәплим.
- Хәрби операция зонасы сине үзгәрттеме?
- Биредә мин гаять зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме-үземне кулда тотарга, җаваплы вакытта югалып калмаска, тәвәккәл, җитез булырга өйрәндем.
- Махсус операциягә барачак хәрбиләргә син нәрсә дияр идең?
- Алгы сызыктагы егетләргә кыюлык телим. Иртәме-соңмы геройлар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтачак. Күңелләрендә өмет чаткысы беркайчан да сүнмәсен.

Николай Михайлов

Нократ газетасыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading