80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады.
Скопировать ссылку
80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
Тантана Казанда Муса Җәлил исемендәге ТДАОһәмБТда узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин вәкилләре катнашты.
Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Җиңү Байрагын керттеләр. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
"Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрбиләре! Кадерле дуслар! Чын күңелдән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм! Җиңү көне - Россиянең барлык гражданнарына кадерле булган үзенчәлекле, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. 80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы әлегә кадәр һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады. Бүген ветераннарның оныклары махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен батырларча яклый. Без батырларыбызга каһарманлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул бер минут тынлык игълан итте - Ватанны саклаганда һәлак булганнарның барысын да искә алу өчен.
Комментарийлар