Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр шагыйрь, сугышчан офицер Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында сугыша, Мәскәү астыннан Көнчыгыш Пруссиягә кадәр юл үтә. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, башка бүләкләре дә бар. Бу вакытта аның шигырьләре фронт газеталарында басылып чыга, әсәрләре халык мәхәббәтен яулый.
Комментарийлар