Хәзер заманасы шулмы соң, бөтен җирдә алдыйлар. Кибетләрдә, ташлама дигән булып, шул ук бәягә товар саталар, коммуналь хезмәтләргә ай саен акча каералар, телефонга, котлыйбыз, машина оттыгыз, шуны алыр өчен комиссиясен түләгез, дигән мәгълүмат килеп төшә.