Бервакыт хат ташучы: «Менә сезгә Мәскәүдән бандероль җибәргәннәр», - дип, кәгазь бирде. Укып карасак, бертуган сеңлем исеменә икән бу. Әмма аны 781 сум акча түләп алырга кирәк. Сеңлемнең генә беркайчан да почта аша әйбер алырга заказ биргәне юк.
Элемтә бүлегенә баргач, аның хезмәткәре, кызыксынып, нәрсә җибәргәннәр икән дип караса, «йолдызнамә...