Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзеләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты.
Гармун моңы белән җан әрнүе кушылып, озак, бик озак өзгәләнде. Ә Гамир, вакыт агышын һәм бармаклары талуын да сизмичә, сузып-сузып гармун тартты....