Яратам!
Мин - кояш, нурларым җиһанны жылыта,
Җил белән яхшылык таратам.
Яз булып күңелгә ямь өстим.
Барысын яратам, яратам!
Көннәрем - хакыйкать,төннәрем - әкият,
Йөзләгән юллар бар, карасаң.
Шатланам, сөенәм, бәхеткә төренәм,
Яшәүне яратам, яратам!
Йөрәккә ишекләр киң ачык ләбаса,
Өр-яңа хисләрне яңартам.
Шул матур дөньяның мин нәни бер җаны,...