16 сентябрь 2014 яңалыклары
-
16 сентябрь 2014 - 08:19БәхетсезләрАлмазның сабыры тәмам төкәнде. Хыяллары, киләчәккә баглаган өметләре чәлпәрәмә килде. Гел гаилә, хатын, балалар дип чапты ул. Бар булган ирлек горурлыгын таптап, мәхәббәте, балалары хакына түзде: тормыш гөле бөреләнеп кенә килгәндә үк тамырын көйдергән ачы хыянәтне дә гафу итәргә, кичерергә мәҗбүр булды. Алмаз Азнакайда ишле гаиләдә туып үскән. Әти‑әнисе аны бераз астыртынрак, сынаучанрак булырга өйрәтеп үстерсә, болай ук ачык авыз булмас иде, бәлки. Хәер, маңгаеңа язылганны тир белән сыпырып төшереп булмый диләр бит: тормыш күпме генә арт сабагын укытса да, беркатлы булып калган ул.
-
16 сентябрь 2014 - 08:13Укучыларны 40 тапкыр Уралга алып барганДөрес, үз белгечлеге буенча физкультура укыту белән генә чикләнсә дә, ул республикада гына түгел, Россия күләмендә башкаларныкыннан аерылып торган үз укыту методикасы, иң яхшы җиһазландырылган спорт залы булган укытучы буларак танылган булыр иде.
-
16 сентябрь 2014 - 07:5912 нче сыйныфта («ШК» журналисты Казанның кичке мәктәбендә булып кайтты)Монда бары 15 яшьтән генә укырга алалар, мәктәп формасы да кирәкми, ата-аналар җыелышына да күп очракта укучылар үзләре килә, укулар да атнага ике-өч мәртәбә генә, 12нче сыйныф та бар. Шундый үзенчәлекле уку режимы бары кичке мәктәпләрдә генә...
-
16 сентябрь 2014 - 07:55Илфат Фәйзрахманов: «Казаннан пропискадан төшеп, авылымда теркәлдем»Бүгенге әңгәмәдәшем - Илфат Фәйзрахманов. Урысча әйткәндә, «Человек с обостренным чувством справедливости» ул. Арча районы егете. Көчле журналист. Хәер, калганнарын үзе турында үзе сөйләсен. - Илфат, белүемчә, син Арча районының Түбән Оры яки Байлар Орысы (Морзалар Орысы дигән атамасы да бар) авылыннан. Бик борынгы авыл ул. Авылыгыз, үзеңнең авыл белән...
-
16 сентябрь 2014 - 07:49Юри генә адашып йөрдемУрамнарда йөргәндә теге яки бу урамны, кибетне, төрле үзәкләрне сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Казанга укырга килгән елларда үземнең дә узып баручыларга андый йомышым еш төшә иде. Белмәгәнне сорау гаеп түгел, борынгылар да «Тел Киевка илтә» дигәннәр бит. Сораган урамыңны белми торсалар, ничек инде Казанда яшәп шул урамны да белмәскә мөмкин дип уйлый идем әле.
-
16 сентябрь 2014 - 07:36Әни кирәк, әни кирәк...Ялгыз әниләргә генә түгел, ялгыз әтиләр булуына да ияләшеп барабыз бугай. Элек алар бармак белән генә санарлык булса, хәзер андыйлар һәр район җирлегендә дә бар диярлек. Шундыйларның берсе - Балтач районының Нормабаш авылында яшәүче Гыйльматовлар гаиләсендә булырга туры килде безгә. 42 яшьлек Вакыйф берьялгызы ике бала тәрбияли: улы Раиф җиденче...
-
16 сентябрь 2014 - 07:32Казан вертолетларына сәясәт «өермәсе» куркыныч түгел«Казан вертолет заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең киләсе ел өчен дә 110 машинага заказы бар инде.
-
16 сентябрь 2014 - 07:29Татарстан мөселманнары хаҗга әзерләнәБыел хаҗга бару өчен Татарстанга 1800 квота бирелде, әлегә анда баручыларның тулы исемлеге юк, төгәл генә ничә кешенең юлга чыгачагын әйтә алмыйбыз, диделәр «ШК» газетасына «Татарстан МНД-Хаҗ» программасы вәкилләре.
-
16 сентябрь 2014 - 07:24Казанда һәр шимбәдә азык-төлек бәйрәмеТатарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар зур шәһәрләрдә шимбә көннәрендә Яңа елга кадәр эшләячәкләр.
-
16 сентябрь 2014 - 07:19Авылларда сайлауга җаваплы карыйларШәһәрдән аермалы буларак, авылларда сайлаулар үзгә үтә. Кибеттә чират торганда да, көтү каршы алганда да олысы-кечесе сәясәт темасына тел көрәштерә. Бер сүз белән әйткәндә, авылларда сайлау көтеп алган көн.
-
16 сентябрь 2014 - 07:18Ышаныч күрсәтелде, хәзер бурычларны үтисе калды14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларын сайлау булды.
-
16 сентябрь 2014 - 07:13«Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы»Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларын сайлау бәйрәм атмосферасында узды. Казанда сайлау участокларында тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дип язылган беләзекләр тараттылар. Шушы беләзекләр ярдәмендә 85 меңнән артык казанлы «Казан-Арена» стадионында узган «Минем сайлау - минем республика» бәйрәм марафонын карады, 305 мең кеше җәмәгать транспортыннан бушлай йөрү мөмкинлегеннән файдаланды.