16+

Юри генә адашып йөрдем

Урамнарда йөргәндә теге яки бу урамны, кибетне, төрле үзәкләрне сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Казанга укырга килгән елларда үземнең дә узып баручыларга андый йомышым еш төшә иде. Белмәгәнне сорау гаеп түгел, борынгылар да «Тел Киевка илтә» дигәннәр бит. Сораган урамыңны белми торсалар, ничек инде Казанда яшәп шул урамны да белмәскә мөмкин дип уйлый идем әле.

Урамнарда йөргәндә теге яки бу урамны, кибетне, төрле үзәкләрне сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Казанга укырга килгән елларда үземнең дә узып баручыларга андый йомышым еш төшә иде. Белмәгәнне сорау гаеп түгел, борынгылар да «Тел Киевка илтә» дигәннәр бит. Сораган урамыңны белми торсалар, ничек инде Казанда яшәп шул урамны да белмәскә мөмкин дип уйлый идем әле.

Ул вакытлардан башыма урамны белмәсәң, әбиләрдән сорарга кирәк икән дигән фикер кереп калган. Казанга яңа килгән чакларны искә төшереп, эксперимент ясап карарга булдым. Казан урамнарын иң яхшы белүчеләр ничә яшьләр тирәсендәгеләр икән дә, кешеләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә вакытларын сарыф итеп, юл аңлатып торырга вакытлары бар микән? Эшкә барганда-кайтканда җәяү йөргәнлектән, сораштырулар шул юлда, ягъни Мәскәү районында үтте.

Иртән өйдән чыгып киттем шулай, каршыга бик ашыгып кына бер егет килә.

- Бу йортлар арасында адашып калдым әле мин, ориентлаша алмыйм, Восход урамына кайдан чыгарга икән?

Туктады тагын үзе, колагындагы наушникларын алды:

- Нәрсә дисез?

Нишләргә белмәүче, адашкан кеше кыяфәте чыгарып, соравымны кабатладым. Бормалап-сырмалап, йортлар эченнән кирәкле урамга ничек чыгарга икәнлеген аңлатты үзе. Бу якларны яхшы белгәч, мин аңладым, әмма чынлап торып адашкан кеше бу аңлатудан тагын да эчкәрәк кереп китеп адашачак икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Чираттагы «корбан» - бер бабай. Бусыннан тагын да арырак урамны - Галимҗан Баруди урамын сорыйм.

- Баруди урамындагы сөт кухнясы кирәк иде, кайдан китсәм адашмам икән?

- Нинди урам соң ул, беренче ишетәм. Мин бу якларны белмим, кызым, базарга гына килешем иде, Соцгородта торам.

Өлкәннәр игътибарлы бит алар, безнең сөйләшкәнне ишетеп, бер әби ярдәмгә алынды.

- Ул урам элек башка исемдә иде бит.

- Әйе шул, Забайкальская урамы булган ул элек, беләсезме әллә?

- Шуннан мендем әле генә, төш тә төш шушы юл буйлап, «Августин» кибетенә җиткәч, тагын берәрсеннән сорап алырсың, Серов урамына менеп китмә тагын.

Сиңа гына сорарга димәгән дигәндәй, шунда ук үземнең янга да килеп, 102 нче гимназиянең кайдалыгын сорап киттеләр. Белгән әйберне аңлату рәхәт бит ул, җиренә җиткереп өйрәтеп җибәрдем юлны. Кич эштән кайтканда тагын бер-ике урында тукталыш ясап, бер кибетне, бер урамны һәм бер чәчтарашханәне эзләгән булып йөрдем әле мин. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам - Казан халкы, нигездә, юлларны тәфсилләп өйрәтә. Яшьләр дә мәгънәле, туктап, колакчыннарын салсалар, ярдәмсез калдырмыйлар. Әмма ун егет-кызның миңа бары дүртесе генә колакчынсыз очрады. Юлны иң оста аңлатучылар - пенсия яшендәге абый-апалар. Үз тирәләрен яхшы беләләр алар. Әби-бабайларның күбесенең колаклары ишетми икән дигән нәтиҗә дә чыкты. Кат‑кат сорап, ни кирәген аңласалар, юлны өйрәтәләр үзләре.

«Бу урамга параллель урам нинди икән» дигән авыр сорауга җавапларның күпчелеге «Ой, белмим шул» булуын да әйтергә кирәк. Белмичә, әллә нинди фаразлар әйткәнче, белмим дию яхшырак инде, әлбәттә, тотасың да икенче кешедән сорыйсың. Төгәлен белмичә, «шулай бугай»га таянып юл аңлатып, соңыннан «Адашып, мине сүгеп йөрмиләр микән инде. Белмим генә диясе калган» дип йөргән чакларым булгалады үземнең дә. Алай да, берәр көнне үз тирәләребезне махсус әйләнеп, урамнарын, кибетләрен, йортларын өйрәнеп кайтам әле. Кемдер кисәк сорап куйган чакта чатнатып юл өйрәтеп җибәрү күңелле дә, саваплы да бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading