3 октябрь 2014 яңалыклары
-
3 октябрь 2014 - 07:03Көз – иң көйсез, ләкин иң мул ел фасылыКөз - иң көйсез ел фасылы. Бер карыйсың, пәрәвезләрен очырып, алтын яфракларны кояш нурларында иркәли, ә бераздан тирә‑якны сагышка салып, үксез баладай елый башлый.
-
3 октябрь 2014 - 07:00«АББАдан алып Заппага кадәр»Казан Ратушасында Голландия фотографы Гисберт Ханекроотның «АББАдан алып Заппага кадәр» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды.
-
3 октябрь 2014 - 06:56Дөнья гүзәле бизәнергә яратмыйХатын-кызлар, бер-берсеннән уздырып, затлырак күлмәк, бәясендә нульләр күбрәк булган зәркәннәр алырга тырыша. Гүзәл затларның матурлыкка омтылулары ана карынында ук сеңгән, күрәсең.
-
3 октябрь 2014 - 06:54Кан оешучанлыгын тикшерергә кил13 октябрь көнне Россиядә Халыкара тромбоз көне үтә. Бу көнне илебез шәһәрләрендә клиник-диагностик акцияләр узачак. Алар кан тамырларында тромблар барлыкка килүгә бирешүчәнлекне ачыклауга һәм тромбопрофилактикага юнәлгән. Теләгән кеше махсус кабул итү пунктларына килеп, канның оешучанлыгына анализ бирә ала.
-
3 октябрь 2014 - 06:50Янгында урындыклар гаепле?29 сентябрьдә узган «Рубин» - «Торпедо» матчы барышында «Рубин» җанатарлары, «Казан-Арена» стадионының утыргычларын яндырып, 77 мең сумлык зыян китергән иде.
-
3 октябрь 2014 - 06:49Татарстан санкцияләрне җимерәТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 25-27 сентябрьләрдә Чехия Республикасында булды. Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әлеге эшлекле сәфәрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.