16+

Дөнья гүзәле бизәнергә яратмый

Хатын-кызлар, бер-берсеннән уздырып, затлырак күлмәк, бәясендә нульләр күбрәк булган зәркәннәр алырга тырыша. Гүзәл затларның матурлыкка омтылулары ана карынында ук сеңгән, күрәсең.

Хатын-кызлар, бер-берсеннән уздырып, затлырак күлмәк, бәясендә нульләр күбрәк булган зәркәннәр алырга тырыша. Гүзәл затларның матурлыкка омтылулары ана карынында ук сеңгән, күрәсең.

Көтелмәгән җиңү
12 яшьлек Сабира Китаева 2013 елда, Грузиянең Тбилиси шәһәрендә узган «Little Miss Universe» халыкара матурлык конкурсында җиңеп, балалар арасында иң гүзәл кыз исеменә лаек була.

Яшел күзләрендә җәй белән язның бөтен матурлыгын җыйган Сабира үтә дә тыйнак, ягымлы кыз икән. Аның килеш-килбәте, хәрәкәтләре, сөйләшүе - барысы да зәвыклы иде.

- Сабира бик оялчан бала булып үсте. Дәрескә әзерләнеп килсә дә, такта янына чыгып, белгәннәрен сөйләп күрсәтергә ояла иде, - дип сөйләде Сабираның әнисе Энҗе ханым. Аптыраган ана мәктәптәге укытучылар белән киңәшләшә. Алар Сабираны сәхнәгә чыгарырга, иҗат белән шөгыльләндерергә өнди.

- Кызыма, биюдән һәм җырдан кала, эстетик тәрбия бирәсем килде. Шунда «Мисс Татарстана» мәктәбен эзләп таптым, - ди Энҗе ханым.

Җиде яшьлек оялчан кызын эстетик тәрбия мәктәбенә биргәндә, ана баласын «Кечкенә Галәм гүзәле» таҗын яулар дип башына да китерми әле.

- Без мәктәптә фотога төшүдән кала, тормышта кирәкле башка бик күп әйберләр өйрәнәбез. Этикет, кунакларны каршы алу, вокал, нәфис сүз осталыгы кебек дәресләр керә безгә, - дип сөйләде Сабира.

Эстетик тәрбия бирү мәктәбенә йөрү кызның тәүге уңышы булмый. Сабира дүрт яшеннән хореография көллиятендә пуанты киеп, балет биюләренә йөри. Бераз үсә төшкәч, аны Алла Духованың «Тодес» заманча бию түгәрәгенә чакыралар.

Инглиз теле - җиңүгә бер адым
Халыкара конкурсларда җиңү яулар өчен берничә тел белергә кирәк икән. Сабира кечкенәдән инглиз телен өйрәнә. Бу тел - җиңүгә бер баскыч, ди Сабира. Кыз зур сәхнәгә чыкканда барлык чыгышларын татар, рус һәм инглиз телендә башкара. Күп вакытын әбисе белән үткәргән кыз татар телендә чиста сөйләшә. Гаиләдә әти-әниләре урысча сүз кыстырса, татарча сөйләшегез, дип шелтәли дә икән әле үзләрен.

Кызчыкның тагын бер хыялы бар. Инглиз телен яхшылап өйрәнеп бетергәч, ныклап француз теленә керешмәкче.

- «Кечкенә Галәм гүзәле» бәйгесендә катнашканда, нинди генә милләт вәкиле белән аралашмадым. Шунда мин бер француз кызы белән таныштым. Аның сөйләшүе шундый матур иде, минем дә, үскәч, шул телне өйрәнәсем килә башлады, - ди ул.

Гадәттә, иҗатта уңышка ирешкән балаларның укулары аксый. Ләкин Сабира мәктәптә дә алдынгы рәттә. Моңа кадәр чирекне гел «бишле» билгеләре белән генә тәмамлый торган булган.

- Минем өчен беренче урында - мәктәп, соңыннан гына төрле конкурслар. Укуым начарайса, әти-әни миңа бәйгеләрдә катнашырга рөхсәт итмәячәк. Шуңа да барысына да өлгерергә тырышам, - ди Сабира.

Табиб буласым килә
Табиблар гаиләсендә үскән кызчык алдагы тормышында модель булу турында уйламый да. Матурлык конкурсларында катнашсам да, балалар табибы буласым килә, дип хыяллана.

Сабира бизәнергә дә яратмый. «Мисс Татарстана» оешмасында да кызларга төп таләп булып бизәнмәү тора.

- Кеше һәрвакыт табигый булырга тиеш. Мин 20 яшьтә дә, 50 яшьтә дә бизәнмәячәкмен, - ди Сабира.

Кызның сәләтләре бихисап әле. Биюдән кала, ял көннәрендә ул Казанның «Ералаш» актерлар мәктәбенә йөри. Филипп Киркоров белән бер роликта да төшкән. Сабираны кечкенә вакытта бабасы дөнья гүзәле дип йөрткән. Хәзер кыз бабасының хыялын тормышка ашырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading