16+

Янгында урындыклар гаепле?

29 сентябрьдә узган «Рубин» - «Торпедо» матчы барышында «Рубин» җанатарлары, «Казан-Арена» стадионының утыргычларын яндырып, 77 мең сумлык зыян китергән иде.

29 сентябрьдә узган «Рубин» - «Торпедо» матчы барышында «Рубин» җанатарлары, «Казан-Арена» стадионының утыргычларын яндырып, 77 мең сумлык зыян китергән иде.

Үзләрен тәртипсез тоткан 500ләп тамашачы полиция тарафыннан тоткарланды. Россия Футбол союзының Контроль-дисциплинар комиссиясе әлеге уңайдан «Рубин» футбол клубын 500 мең сум штрафка тартты. Аерым алганда клуб, пиротехника кулланылган өчен, 100 мең, сигнал ракеталары җибәргән өчен тагын 100 мең, стадион кәнәфиләрен яндырганга 300 мең сум түләргә тиеш була.

«Рубин» фанатлары исә махсус мөрәҗәгатьләрендә:

- 43 нче минутта секторда пиротехника кабынып китә. Аларның икесе пластик креслога төшә һәм алар тиз генә яна да башлый. Ни өчен иң соңгы модалы аренаның кәнәфиләре утка чыдам түгел? Янгын сезнең намусыгызда. «Казан-Арена»га ярты литрлы минераль су да алып керергә ярамый. Халык янгынны ничек сүндерергә тиеш? Аренаның куркынычсызлык хезмәте алдан ук моның хәстәрен күреп, Үзәк стадиондагы кебек су тутырылган чиләкләр куярга тиештер. Кәнәфиләрдән кала, җанатарларның киемнәре янды. Димәк, без аларны максатчан яндырмадык булып чыга, - дип язалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading