Шәһри Казан

2 февраль 2015 яңалыклары

  • 2 февраль 2015 - 13:19
    Татарстанда кризиска каршы штаб оештырылды
    Ил хөкүмәте кризиска каршы программа тәкъдим итте, бәясе - 2 триллион сум. Һәр тиеннең кая һәм нинди максатта тотылачагы тәфсилләп язылган. Әйтик, 2 триллион сумлык «бәлеш»нең 54 миллиард сумлык «кисәге» агросәнәгать өлкәсенә юл тотачак.
    690
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 12:53
    Бауман урамына уникаль спорт автоматы урнаштырылачак
    Иртәгә Казан «Олимпия үзгәрешләре» дип аталган Бөтенроссия проектына кушылачак - Бауман урамына уникаль спорт автоматы урнаштырылачак. Әлеге автомат ярдәмендә үзең дә җылына һәм җылылыгыңны бүтән шәһәрләрдә яшәүчеләргә җибәрә дә аласың.
    913
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 12:36
    Инкассатор Сөләйман Ихсанов: «Беркайчан да күп акчага кызыкмадым»
    Тормышыңны куркыныч астына куеп, кулыңда гомер буе салкын корал белән зур суммада акчалар йөртү зур батырлык ул. Ә инкассатор дигән һөнәр ияләре көн туган саен әнә шулай юлга кузгала. Сөләйман Ихсанов 39 ел шофер-инкассатор булып эшли. Соңгы арада Яшел Үзәндә булган вакыйгалар бу һөнәргә карата кызыксынуны тагын да арттырды. Безнең...
    662
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 12:27
    Валентин Данилов, пенсионер
    - Казанны яратам, дип оялмыйча әйтәм. Мин монда тудым, монда үстем, җылылык челтәре предприятиеләрендә эшләп, пенсиягә чыктым. Казандагы кебек Кабан күлләре, Идел һәм Казансу елгалары башка күп шәһәрләр өчен чынга ашмас хыял гына.
    876
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 12:07
    Шаляпин фестивален «Турандот» операсы ачты
    Башкалабызда узучы быелгы XXXIII Халыкара фестивале Казанда опера барлыкка килүнең 140 еллыгына багышлана. 1 февраль көнне фестивальнең ачылу тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты. - Шаляпин исемендәге фестиваль ул зур бәйрәм. Без аны ел саен түземсезлек белән көтәбез. Без үзебезнең опера театр белән горурланабыз. Аны бөтен җирдә беләләр. Ә республика турында...
    721
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 11:09
    Беренче сыйныфка баручылардан гаризалар кабул ителә
    Киләсе уку елына беренче сыйныфка баручыларның әти-әниләреннән 1 февральдән гаризалар кабул ителә башлады. Быел беренче сыйныфларны туплау ике этапта үткәрелә. Якындагы микрорайонда урнашкан мәктәпләргә баручылардан 30 июньгә кадәр, ә башкалар өчен - 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Татарстанда мәктәпкә гаризаны шәхсән тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була,...
    710
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:15
    Татарстанда давыл аркасында 25 меңнән артык кеше утсыз калган
    Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, Татарстанда «Буран» планы кертелде. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткерде. «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте хәбәр итүенчә, Татарстанда 5 муниципаль берәмлектә - Казан шәһәре, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында барлыгы 25 меңнән артык кеше утсыз калган....
    653
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:00
    ЮХИДИ идарәсе кайбер трассаларда хәрәкәт итүне чикләде
    Һава торышы кискен начараю сәбәпле ЮХИДИ идарәсе кайбер трассаларда хәрәкәт итүне чикләде. Мәсәлән, Мәскәү-Уфа һәм Казан-Оренбург трассаларында вакытлыча автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте туктатылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда сак булырга һәм ерак юлларга чыкмаска чакыра. .
    687
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 09:11
    Пенсияләр артты
    Узган ял көнендә Россиядә яшәүче 39 миллионнан артык пенсионерның пенсияләренең иминият өлеше 11,4 процентка индексацияләнде. Ул якынча 1 мең 313 сум тирәсе булачак. Пенсиянең төп өлеше дә шул кадәр үк күтәреләчәк. Шул рәвешле картлык буенча түләнелә торган уртача пенсия 12 мең 900 сум булачак. 1 апрельдән, узган елда Россиядә пенсионерларның...
    0
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 09:09
    Аракыга бәя төште
    Ярты литрлы бер шешә аракының минималь бәясе беренче февральдән 15,9 процентка төште һәм 185 сумнан гыйбарәт. Алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәте узган елның декабрь ахырында шул турыдагы приказ әзерләгән иде. Ниһаять, ул гамәлгә керде. Россия Федерациясендә аракыга минималь бәяләр 2009 елдан бирле билгеләнә. 2014 елда Алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәте...
    709
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 08:35
    Бүгенге давыл йорт түбәсен кубарган
    Иртәнге көчле давыл Казанның Щербаково тыкрыгында урнашкан бер йортның түбәсен кубарган. Әлеге вакыйганың шаһите Максим Сидорин әйтүенчә, җил йорт түбәсен генә кубарып калмаган, түбәнең калдыклары янәшәдә торган машиналарга да зыян китергән. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген һәм иртәгә кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21...
    647
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 08:12
    3 февральдә «Билайн» абунәчеләре телефон элемтәсеннән вакытлыча файдалана алмаячаклар
    3 февральдә Татарстанда «Билайн» абунәчеләре телефон элемтәсеннән файдалана алмаячаклар: «ВымпелКом» ачык акционерлык җәмгыяте «Интернет» һәм «Телефон» хезмәтен вакытлыча туктатып торырга ниятли. Әлеге сервислар эшендәге планлаштырылган тәнәфес, 00.00 сәгатьтән 6.00га кадәр вакыт аралыгында, 30 минут тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан...
    666
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 07:20
    Татарстанда һава шартлары начарланды
    Татарстанда бүген һәм иртәгә, ягъни 2 -3 февраль көннәрендә буран күзәтелә. Кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә җил исәчәк. 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитә. Күз күреме - 500 метр. Шул...
    676
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 05:39
    Татарстан спортчысы Универсиадада өч алтын медаль яулады
    Татарстан студенты Андрей Ларьков Словакиядә узучы Кышкы Универсиадада алтын медаль яулады. Яшь спортчы 30 км га чаңгы узышларында җиңде. Шулай ук мактау пьедесталын ике Россия спортчысы Рауль Шакирҗанов һәм Артем Николаев биләде. Андрей Ларьков Универсиадада өченче тапкыр алтын медаль яулый. Элегрәк Андрей спринтта һәм эстафета узышларында җиңүгә ирешкән иде. Фото:...
    684
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 05:18
    Фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Россия спортчылары мактау пьедесталын тулысынча биләде
    Стокгольмда узучы фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Россиянең өч пары мактау пьедесталын тулысынча биләде. Юко Кавагути һәм Александр Смирнов 207,67 балл белән беренче урынга чыкты һәм ике тапкыр Европа чемпионнары булды. Сочи Олимпиадасы чемпионнары Ксения Столбова һәм Федор Климов 201,11 балл белән көмеш медаль алдылар. Евгения Тарасова белән Владимир Морозов...
    669
    0
    0
Реклама