Башкалабызда узучы быелгы XXXIII Халыкара фестивале Казанда опера барлыкка килүнең 140 еллыгына багышлана. 1 февраль көнне фестивальнең ачылу тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты.
- Шаляпин исемендәге фестиваль ул зур бәйрәм. Без аны ел саен түземсезлек белән көтәбез. Без үзебезнең опера театр белән горурланабыз. Аны бөтен җирдә беләләр. Ә республика турында...
Скопировать ссылку

- Шаляпин исемендәге фестиваль ул зур бәйрәм. Без аны ел саен түземсезлек белән көтәбез. Без үзебезнең опера театр белән горурланабыз. Аны бөтен җирдә беләләр. Ә республика турында сөйләгәндә, һәрвакыт операбызны искә алабыз. Бүген без үзебездә Россия йолдызлары белән бергә чит илнекеләрен дә күрә алабыз. Иң мөһиме - безнең тамашачы, нинди спектакльгә килсәң дә, биредә зал һәрвакыт тулы, - диде Президент.
Аннары ул бер төркем артистларга мактаулы исемнәр тапшырды. Президентның Рәхмәт хатын театр оркестрының элекке музыканты, сугыш ветераны Лев Розенблюмга тапшырганда зал аны аягурә алкышлады.
Ул кичне тамашачы «Турандот» операсын карады.
Тарихка күз салсак, элек операга халык бигрәк тә яратып йөргән. Спектакльләр арасында һәр чор өчен актуаль саналганнары да булган. Мәсәлән, «Севильский цирюльник» операсы бүген дә театр репертуарында. Опера сәхнәсенә беренчеләрдән булып куелган «Иван Сусанин», «Руслан и Людмила» кебек спектакльләр тамашачыны аеруча җәлеп итә. Октябрь инкыйлабына хәтле Казан операсы читтәге театрлар арасында әйдәп баручылардан санала. Хөкүмәт 1934 елда Казанда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул итә. Шунда кадрлар әзерләү өчен Мәскәү консерваториясендә ачылган татар опера студиясенә бер төркем яшьләр җибәрелә. Аны тәмамлап кайтучылар арасында Мәрьям Рахманкулова, Сара Садыйкова, Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Галия Кайбицкая, Усман Әлмиев кебек җырчылар була.
Комментарийлар