Шәһри Казан

19 февраль 2015 яңалыклары

  • 19 февраль 2015 - 13:42
    Казан “Күңел җылысын бүләк ит” дигән хәйрия акциясендә катнашачак
    Казан "Күңел җылысын бүләк ит" дигән хәйрия акциясендә катнашачак. Әлеге чара Калугада урнашкан Попов исемендәге балалар йорты-мәктәпкә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Акция 21-22 февраль көннәрендә Россиянең ун шәһәрендә уздырыла. Бу көнне акцияне оештыручылар, урамнан узып баручыларны кочаклап, шул рәвешле балаларга күңел җылысын бүләк итәргә тәкъдим ясаячаклар. Балаларга күңел җылысын бүләк...
    641
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 13:00
    Дин әһелләре яшь гаиләләрне бала тәрбияләргә өйрәтә
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшь гаиләләрне бала тәрбияләргә өйрәтә. Ислам мәдәнияте музее, "Инсан медиа" нәшрият йорты белән берлектә алар "Беренче тәрбия дәресләре" дип аталган очрашулар циклын башлап җибәргән иде. Беренче очрашуда баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Ул яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде, үзенең гыйлеме, тәҗрибәсе, Коръән, сөннәткә...
    620
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 12:40
    Казанда III Татар шигъри слэмы уздырыла
    22 февраль көнне сәгать 16.30да Казанда Каюм Насыйри урамының 5 нче йортында III Татар шигъри слэмын уздыру ниятләнә. Бу слэм 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла, керү - бушлай. Чараны Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барасы билгеле. Слэм - шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең...
    728
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 12:21
    Казан филармониясендә “Илһамият” клубын тәкъдир итү кичәсе була
    2015 елның 26 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Илһамият" клубын тәкъдир итү кичәсе була. Әлеге чара зур сәхнәдә ретро - концерт форматында узачак. Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина,Флюра Сөләйманова, Айдар Фәйзрахманов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина һәм...
    931
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 11:56
    Балтач районы Югары Субаш авылында берничә милләт кешеләре килешеп яши
    Газетабызның яраткан укучысы Валерий Семенов редакциягә кунакка килгәч, сүз ара сүз китеп, мин татар янында - татар, рус янында - рус, мари янында мари дип әйтеп куйган иде. Хикмәт Валерий абыйның берничә милләт вәкиле яши торган авылда гомер итүендә икән.
    1013
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 10:13
    Тинчурин театры сәхнәсендә премьера
    Тинчурин театры тамашачыларга кабат премьера тәкъдим итә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча "Өметсез хыяллар" дигән спектакль сәхнәләштерде. Аны беренчеләрдән булып журналистлар карады. Пьесаны русчадан Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф тәрҗемә иткән. Үзе Бернардо ролендә уйный. Ире үлгәннән...
    840
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 10:01
    “Яңарыш” республика фонды рәсем һәм иншалар бәйгесен уздыра
    Быел тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнгән "Яңарыш" республика фонды оешуга биш ел тула. Шул уңайдан Татарстанда Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республика рәсем һәм иншалар бәйгесе уздырыла. Эшләрне кабул итү этабы гыйнвар аенда башланып, 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Рәсемнәр бәйгесендә җиде яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша...
    1174
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 09:20
    Зөя утравында кышны озатып, язны каршылаячаклар
    22 февраль көнне Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-архитектура музее һәм «Ленивый Торжок» тарихи комплекс территориясендә Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак.
    749
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 09:03
    Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында түгәрәк өстәл артында ришвәтчелек турында сөйләштеләр
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында "Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Владислав Усанов һәм Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсенең оештыру секторы мөдире Алексей Панкратов чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлгә Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый...
    775
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 08:02
    Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган
    Ихлас кеше белән сөйләшеп утыру - үзе бер гомер. Шундый ихласларның берсе - Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
    1017
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 07:27
    Мансур Гатауллин, имам-хатип
    Алексеевск районыннан килгән идем, хастаханә юлын да таптыйбыз. Яшь чакларда күргән шәһәр түгел инде бу, Казан искиткеч үсте, матурланды. Казанның медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә үссен иде. Битарафлык күңелне рәнҗетә.
    798
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 06:03
    Тинчурин театрында Мәсгут Имашев гаиләсе белән концерт куйды
    Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мәсгут Имашевның гаиләсе белән менә дигән концертлар оештырып йөрүе сокландыра. Әле менә Тинчурин театрында халыкны җыйдылар. Ярларына сыеша алмаган елга кебек, сәхнәдән бары тик моң гына агылды ул кичне. Мәсгуть абый белән тормыш иптәше Фатыйма ханым узган гасырның 70-80 нче елларында популяр булып, халык күңеленә кереп...
    908
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 05:04
    Татар балының үз бренды булачак
    Республикада татар балы дигән бренд уйлап чыгарырга ниятлиләр. Татарстан агробизнес кадрларын әзерләү институты шундый фикергә килгән. Бренд уйлап табуның сәбәбе - соңгы вакытта республика умартачыларының үз продукциясен сата алмый интегүләре. Аптыраган умартачылар, балларын төяп, Якутиягә кадәр чыгып киткәннәр. Әмма бу бик чыгымлы идея, шуңа да безгә тиз арада товарга Татарстан...
    761
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 04:57
    Республиканың полиция хезмәткәрләре дин нигезләрен өйрәнә
    Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза. «Христиан дине нигезләре» семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барды. Аны Казан гарнизоны гына түгел, республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлады. Михаил Тузов бүгенге җәмгыятьтә гуманлык кыйммәтләрен булдыру,...
    1104
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 04:50
    Чаллыда Салават кубогына автоузышлар узачак
    Бу ялларда Чаллыда Салават кубогына автоузышлар булачак. Җырчы шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка дә әлеге чарада катнашырга тәкъдим иткән. Салават кубогы - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышлары. Анда катнашучылар приз фондының һәм старт кертемнәренең зур өлешен Чаллының балалар йортына тапшыралар.
    769
    0
    0
Реклама