16+

Зөя утравында кышны озатып, язны каршылаячаклар

22 февраль көнне Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-архитектура музее һәм «Ленивый Торжок» тарихи комплекс территориясендә Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак.

Зөя утравында кышны озатып, язны каршылаячаклар

22 февраль көнне Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-архитектура музее һәм «Ленивый Торжок» тарихи комплекс территориясендә Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак.

Май чабу - керәшеннәрнең, славян халкының кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабуның төп атрибуты исә - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна дәвамында һәр гаиләдә әзерләнә.

Май чабу бәйрәменә килгән кунаклар төрле күңел ачу чаралары, кызыклы бәйгеләрдә катнашып, саламнан эшләнгән карачкы яндыруны күзәтә алачак. Бу көнне Май чабу бәйрәменә алынган билет белән Тарих музеена бушка кереп булачак. Шул ук билетка бушка коймак белән чәй дә эчертәчәкләр.

Ничек барып җитәргә
Зөягә ул көнне Казаннан махсус автобуслар йөриячәк. Алар иртәнге сәгать 9.30да Спорт сарае белән ЦУМ арасындагы мәйданчыктан кузгалачак. Кичке 17.00 сәгатьтә исә кире Казанга юнәләчәкләр. Шулай ук, әлбәттә, үз машинагызда да барырга мөмкин.

Билетны кайдан алырга
Билетлар, юл бәясен дә кертеп, олылар өчен - 650, пенсионерлар, студентлар, мәктәп укучылары өчен 600 сум тора. Үз машиналарында баручыларга билетларны музей кассаларыннан һәм утраучыкка кергән җирдән алырга була. Бу очракта билет 300-350 сум торачак. Билетларга заказны ostrov_tour@mail.ru электрон почтасы аша да бирергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 89172656547, 89870631364.

Фото kaifolog.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading