Шәһри Казан

24 март 2015 яңалыклары

  • 24 март 2015 - 14:17
    Мөгәллимәләр өчен онлайн укулар
    Татарстанда мөгаллимәләр өчен дистанцион рәвештә квалификация күтәрү укулары уздырылачак. Курслар 25 марттан 8 апрельгә кадәр узачак. Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм КФУ белән берлектә оештырылган. Онлайн дәресләр "Ислам нигезләре" һәм "Ислам дине фәннәрен укыту методлары" юнәлешләре буенча узачак. Аның беренчесендә мөгаллимәләрне ислам нигезләре һәм Идел-Урал...
    773
    0
    0
  • 24 март 2015 - 13:35
    Әнине айнытасы иде!
    Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Чарасызлыктан сездән ярдәм сорап хат язарга булдым. Бәлки миңа киңәш бирүчеләр, ярдәм итүчеләр табылыр. Исемнәрне үзгәртеп бирергә мәҗбүрмен. Ә тиебез бик ир­тә үлеп китте, йөрәк өянәге, диде табиблар. Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Сеңелкәшем әтине бөтенләй хәтерләми. Ул чакта аңа 3 яшь кенә иде. Шул көннән...
    682
    0
    0
  • 24 март 2015 - 13:30
    Казанда үсмерләр өчен клублар ачылачак
    Бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Идел буе районында урнашкан "Эфебия" үсүсмерләр клубына капиталь төзекләндерү үткәрү белән танышты. Әлеге клуб Татарстан Президентының капиталь ремонт программасына кертелгән.Төзекләндерү эшләре тагын биш урында бара. Илсур Метшин фикеренчә, бүгенге көндә Казанда яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары булдыру традициясен кире кайтару кирәк. Шулай ук алар...
    590
    0
    0
  • 24 март 2015 - 13:28
    Ипотекага бәяләр артырмы?
    Татарстанның дәүләт торак фондыннан хәбәр итүләренчә, әлегә социаль ипотека буенча процент ставкаларын арттырырга җыенмыйлар. Ә менә квадрат метрның бәясе үзгәрергә мөмкин. - Ул төзелеш материалларының хакына карый. Әгәр алар арта икән, квадрат метрның бәясе дә кыйммәтләнә төшә, - дип белдерде Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин. Бүгенге көндә социаль...
    505
    0
    0
  • 24 март 2015 - 12:43
    Гүзәл Гыйльметдинова, фармацевт:
    - Киров өлкәсеннән мин, Казанны беренче күрүемдә үк яраттым. Монда медицина университетын тәмамладым, эшләргә калдым. Чит илләргә баргач, Казанны сагынып кайтам, Казан күңелемә туган җирем кебек якын. Киләсе җәйдә ­Россия төбәкләренә генә сәяхәткә чыгарбыз, дип торабыз. Ип­тәшләребез белән план кора башладык инде. Абхазиягә барырбыз, бәлки.
    627
    0
    0
  • 24 март 2015 - 12:35
    Борчак эчендә яшәр идегезме?
    Озакламый Германия кешеләре борчак кузагы һәм башка төрле яшелчә рәвешендәге йортларда яшәргә мөмкин. Чит ил галимнәре фикеренчә, кеше табигать белән тыгыз бәйләнештә булган очракта гына киләчәк якты булырга мөмкин. Германияне урап чыкканнан соң, шул ил галимнәренең киләчәккә бәйле проектларыннан тупланган "Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт" интерактив күргәзмәсе Казанга да килеп...
    596
    0
    0
  • 24 март 2015 - 12:32
    “Адмирал”да зыян күрүчеләргә хәйрия концерты
    Быел Татарстанда яшәүче диаспоралар, "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә теләктәшлек йөзеннән, ел саен билгеләп үтелә торган "Нәүрүз"бәйрәмен үткәрүдән баш тартты. Күптән түгел махсус шушы сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләр өчен хәйрия фонды оештырылган иде. Дуслык йортында күптән түгел милли диаспора вәкилләре белән үткәрелгән очрашуда "Адмирал" янгынында зыян күргәннәргә һәм...
    532
    0
    0
  • 24 март 2015 - 11:23
    Чебен тимәс чер итәр балалар үстерәбезмени?
    Хәзерге заманда зур проблема калкып чыкты: бу - балалар суициды. Ник күбәеп китте икән мондый хәлләр бүген? Элек Совет чорында булганмы алар? Бер яктан карасаң, бүген мондый хәл бөтенләй булырга тиеш түгел кебек. Ашау-эчүгә иркенлек, өс бөтен, сүз иреге муеннан, контрольдә тотучы оешмалары да юк, ә нәтиҗә - киресенчә. Ул...
    858
    0
    0
  • 24 март 2015 - 11:14
    Автоинспекторларны суд белән куркыталар
    Хәрәкәт иминлеге Казанның Киров районындагы Фрунзе урамында автоинспектор Илназ Шакирянов юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан бер бабайны туктатты. Әй, китте тавыш шуннан соң. - Өлкән яшьтәге кешене туктатырга хокукың юк, - дип кычкыра абзый. - Хокукым бар. Кагыйдә боздыгыз, - ди Илназ. - Юк, бозмадым, мин авыру, - дип,...
    553
    0
    0
  • 24 март 2015 - 10:54
    Куркынычсызлык – беренче урында
    Үткән атна ахырында Дәүләт Советында узган сессиягә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың барлык район‑шәһәр башлыклары җыелып килде. «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгыннан сабак алып, федераль законга төзәтмә кертүне тәкъдим итә торган карар проекты кабул ителде.
    1799
    0
    0
  • 24 март 2015 - 10:14
    Күбрәк 65 яшьтән өлкәнрәкләр алдана
    22 март көнне Чаллы шәһәрендә полиция хезмәткәрләре зур масштаблы операция үткәреп, берничә чегәнне тоткарлады. Алар, төрле юллар белән, халыктан акча урлау белән шөгыльләнгән.
    532
    0
    0
  • 24 март 2015 - 08:55
    Рөстәм Миңнеханов: "Кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк"
    Мондый күргәзмәне күптән күргән юк иде. Сүзем борын эчен кытыклаган тәмле исле казыл­ыклар, чуклы кәнфитләр, баллар, майлар турында түгел. IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында оештырылган күргәзмәнең мохите үк башка иде. Катнашучылар бер-берсен сыйлыйлар, ул арада җанлы әңгәмәгә күчәләр, кунакка чакырышалар, телефон номерларын алышалар. Җыен үзе дә бик эшлекле...
    634
    0
    0
  • 24 март 2015 - 08:29
    Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору кирәкме?
    Бүгенге көндә укытучыларның хезмәт хакы системасы эшләү өчен тиешле дәрәҗәдә стимул бирми. Кичә гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган Министрлар Кабинеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде. Биредә мәгариф системасына караган өч мәсьәләне билгеләп үттеләр. Болар - методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф оешмалары...
    588
    0
    0
  • 24 март 2015 - 07:51
    Керәшен ансамбле грант ала
    Татарстанның "Бәрмәнчек" ансамбле 2,6 млн сум грант алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шул хактагы карарга кул куйды. Моннан тыш башка мәдәният оешмаларына дә акчалата ярдәм каралган. Керәшен ансамбле белән беррәтттән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры - 155 млн, Камал театры -36,4 млн, ә Качалов исемендәге Зур драма...
    561
    0
    0
  • 24 март 2015 - 07:48
    Тәмәке кыйммәтләнә
    Тәмәке җитештерүчеләр март аенда үз продукцияләренә бәяне ике тапкыр күтәргән. Кайбер маркаларга бәя 5-7 сумга арткан. Сату урыннарында яңа бәяләр 2-3 айдан соң гамәлгә керә. Исегезгә төшерәбез, әле гыйнвар аенда гына аларның бәясе 8-9 сумга арткан иде. Җәй айларына исә, бәяләр тагын да күтәрелерергә мөмкин, ди сатучылар.
    643
    0
    0
Реклама