Шәһри Казан

22 февраль 2016 яңалыклары

  • 22 февраль 2016 - 10:35
    «Сәмрух» премиясе билгеләнде
    19 февраль «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Сәмрух - 2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Анда «Сәләт» берләшмәсендә кайнаган яшьләрне билгеләп киттеләр. Премия әлегә беренче тапкыр үткәрелә, ләкин аның ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык.
    1310
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 10:21
    “Семейные хлопоты” фильмы прокатка чыга
    Узган ел Татарстанның Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча "Семейные хлопоты" дип аталган рус-татар гаиләсе турында махсус фильм төшерелде. Ул 10 нчы март көнне прокатка чыгачак. Аны республика буенча һәр кинотеатрда карап булачак. Шунысы кызык, фильм чынбарлыктагы хәлләргә таянып эшләнгән. Ә анда барган кызыклы вакыйгаларны фильм төшерүчеләргә казанлылар үзләре сөйләгән.
    520
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 09:56
    Ирләр бәйрәмен ирләрчә
    Ватанны саклаучылар көнен Чаллының көчле затлары чын ирләрчә үткәрә - алар балык тотачак.
    518
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 08:05
    Чүп-чарыңнан 1 мартка кадәр котыл
    Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән калдыклар күләме, әлеге калдыкларны ничек зарарсызландырулары, кабаттан кулланулары, кая урнаштырулары турында быелның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының территориаль органнарына хисап-мәгълүмат тапшырырга тиешләр.
    562
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 07:42
    Казанда Зилант һәм Тансык урамнары барлыкка киләчәк
    Казанның Киров районында төзелеп килүче "Салават күпере" микрорайонында Зилант һәм Тансык урамнары барлыкка киләчәк. Әлеге карар 2016 елның 18 февралендә шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителде. Шулай итеп, торак комплексы территориясендә барлыкка килгән урамнар "Зилант урамы - улица Зилантовская һәм тансык урамы - улица Тансык" исемнәре алачак.
    560
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 07:22
    Киңкырлы шәхес
    Бар гомерен мөгаллимлек эшенә, туган төбәге һәм туган авылы тарихын өйрәнүгә, туган ягы кешеләрен, аларның гореф-гадәтләрен, йола-ышануларын яктыртуга багышлаган Галимҗан ага Вәлиевкә гыйнвар аенда 95 яшь тулды. Ул - драматург Юныс Әминевнең, шагыйрьләр - Гамил Афзал, Юныс Әминев, Басыйр Рафыйковларның яшьтәше, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы....
    1414
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 07:05
    Бәйрәмнәрдә һава торышы бозыла
    22-23 февраль көннәрендә республикада начар һава торышы саклана.
    509
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 06:47
    Рөстәм Миңнеханов “Ел ир-атлары” исемлегендә
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел ир-атлары" медиалогия рейтингында 15 нче баскычта урнашкан. Әлеге исемлек Россия мәгълүмат чаралары иң еш телгә алган 50 сәясәтче, түрә һәм эшмәкәр арасында төзелгән.
    544
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 06:35
    Илзидә Госманова тавышсыз кала язган
    - Якын арада «Хан кызының хак төше» дигән видеодискым әзер булачак. Өр-яңа ике җыр өстендә эшлим. Әле салкын тиеп авырып алдым. Тавышсыз калам дип котым очты. Аллага шөкер, үлән чәйләре эчеп рәтләнеп киләм. Терелеп беткәч, организмны ныгыту өчен, фитнеска язылам дип, ниятләп куйдым, - диде Илзидә.
    519
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 06:00
    Урам авыз сөйли
    Кеше сүзен тыңлап тилмерә торган гадәт юк болай. Әмма адәм арасында булгач, колагыңны каплап йөреп булмый - матур түгел. Шуңа кайбер авазлар ишетелеп кала. Регистрация палатасындагы бер тәрәзәгә чиратта әнә ике татар сөйләшеп тора: - Ишеттеңме әле, фәлән шәһәрдәге фатирларның барысын да диярлек Азиядән килгән кавем сатып ала икән... -...
    920
    0
    0
Реклама