20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
20 гыйнвар 2017 - 18:45Рөстәм Миңнеханов: «Минтимер Шәрипович бөтенебез өчен үрнәк ул»Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 80 яшь тулуы белән котлады дип хәбәр итә "Татар-информ" Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
-
20 гыйнвар 2017 - 13:40Сергей Шойгу Минтимер Шәймиевка оригиналь бүләк ясаган (ФОТО)Россиянең оборона министры Сергей Шойгу Минтимер Шәймиевның юбилеена үзенчәлекле бүләк ясаган.
-
20 гыйнвар 2017 - 13:31"Минем авылым" иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе башланаБөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс нигезләмәсе монда:
-
20 гыйнвар 2017 - 13:18Шәймиевның каш уйнатып әйткәннәре* Без булдырабыз! * Мин начар кеше түгел, әмма ул кадәрле үк яхшы да түгелмен. * Картайган саен, иптәшең сиңа кадерлерәк, якынрак була. * Без тормыш күргән, шуңа эшләребез уңышлы. * Кешеләрне яратмасаң, хакимияткә килмә. Килгәнсең икән хакимияткә - зарланма, кешеләргә хезмәт ит. * Мин гел әйтә киләм: кешегә бервакытта...
-
20 гыйнвар 2017 - 12:56Хәбир Иштирәков Минтимер Шәймиев турында: «Аның шул хатларга карата булган игътибары мине гаҗәпләндерә иде»Заманында Бауман райкомында эшләгән вакыттан ук, Хәбир Иштирәков Минтимер Шәймиевне яхшы белгән. Ул райкомда инструктор буларак, булачак Президент идарә иткән министрлыкның кураторы була. Язмыш аны Минтимер Шәрипович белән яңадан 2000 елның маенда очраштыра.
-
20 гыйнвар 2017 - 12:50«Мирас» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин: «Халык тере тавышка сусаган»1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә халыклар дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле бәйрәм концерты оештыра. Әлеге чараның кайбер үзенчәлекләре турында без ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән сөйләштек.
-
20 гыйнвар 2017 - 12:34"Шәһри Казан"да Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында «Чор һәм шәхес» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Анда фотохәбәрчеләр Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Шамил Абдюшевның төрле елларда республика тормышында булган иң җете вакыйгаларны чагылдырган 80 эше урын алды.
-
20 гыйнвар 2017 - 11:25Бик тәмле бәлеш нинди була?Резедә Хәйруллинадан үрдәк бәлеше пешеру РЕЦЕПТЫ
-
20 гыйнвар 2017 - 09:47«Социаль ипотека» белән «Тузган торак» программалары өчен Татарстан халкы Шәймиевкә рәхмәтлеМеңнәрчә гаиләнең иң зур хыялын тормышка ашырган – фатирлы иткән «Социаль ипотека» белән «Тузган торак» программалары өчен Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә халык әле хәзер дә рәхмәтле. «Тузган торак» программасы буенча ун ел эчендә республикада 49868 гаилә бушлай фатир ала.
-
20 гыйнвар 2017 - 08:51Калган эшкә кар ява, ә экологлар штраф салаКичә Татарстанның Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы белгечләре Казанның Совет районында тиешсез урыннарда ташланган кар өемнәрен тикшерде. Карны законсыз чыгарган мондый чүплекләр Татарстан буйлап 50гә җитә икән.
-
20 гыйнвар 2017 - 08:47Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнашӘгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына.
-
20 гыйнвар 2017 - 08:27Минтимер Шәймиевнең бертуган сеңлесе Мәдәния ханым: «Абый миңа үрнәк булды»Мәдәния Ильясова, Минтимер Шәймиевнең бертуган сеңлесе: - Сугышка кадәр туган авыл балаларын ачлык, ялангачлык үстерде. Аңа карамастан, без тырыш, эшчән булып үстек. Үзебезне белгәннән бирле һәрчак эштә булдык. Өйдә һәр баланың үз вазифасы бар иде. Олы абыебыз Хантимер маллар янында булса, Минтимер абыем әтигә хуҗалык эшләрендә булышты. Бакчада чүп утаганда...
-
20 гыйнвар 2017 - 08:03Рөстәм Миңнеханов Instagramда Минтимер Шәймиевне үзенчәлекле итеп котлаган (ВИДЕО)Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда Татарстанның беренче Президенты, хәзерге Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлаган.
-
20 гыйнвар 2017 - 07:43Президент туган авылга СӘЯХӘТ (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОРЕПОРТАЖ)Актаныш районы, Әнәк авылында 102 хуҗалык исәпләнә. Авыл мул, тату яши. Биек манаралары белән әллә кайдан ук күренеп торган мәчеттән ерак түгел Шәймиевләр нигезе урнашкан. Ул 2005 елдан Актанышның «Туган як» музее карамагында йорт-музей буларак эшли, Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип ага исемен йөртә.