16+

Татарстанда баласын 12 сәгатькә базга салган ана җинаять җаваплылыгына тартылган

Балтач бистәсенә күрше өлкәдән өч баласы белән туганнарында тора башлаган әнинең кыланмышлары чиктән аша: аракы сөременә агуланып, ул үзенең мәктәптә укый башлаган кызына даими рәвештә кул күтәрә.

Балтач бистәсенә күрше өлкәдән өч баласы белән туганнарында тора башлаган әнинең кыланмышлары чиктән аша: аракы сөременә агуланып, ул үзенең мәктәптә укый башлаган кызына даими рәвештә кул күтәрә.

Аны бу гамәлләре судта каралыр, дип көтелә. Хэзерге вакытта аның баласына кул күтәргән 3 очрак буенча тикшерәләр, дип хәбәр итә "Хезмәт".

Беренчесендә, ул кызының йөзенә, башына суккалый, эченә тибә. Икенче очракта, кыйнап, баласын чишердереп, урамга салкынга чыгарып ташлый. Өченчесендә, мескен баланы 12 сәгатьтән артык караңгы ястында бикләп тота. Бу кансыз әнигә Жинаять Кодексының 3 матдәсе буенча җинаять эше ачылган.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading