19 март 2017 яңалыклары
-
19 март 2017 - 16:49«Ак Барс» «Көнчыгыш» конференциясенең финалына чыктыБүген Казанда «Ак Барс» плей-оффның икенче раундында «Авангард» белән очрашты. Казан командасы көндәшләрен 5:0 исәбе белән тар-мар итте. Серияне «Ак Барс» 4-2 исәбе белән җиңде һәм «Көнчыгыш» конференциясенең финалына чыкты. Финалда «Ак Барс» Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән очрашачак. «Ак Барс» - «Авангард» - 5:0 (1:0, 3:0, 1:0). Алкаларны кертелләр: Малыхин...
-
19 март 2017 - 08:25Тән тиресе авыруларын һәм конъюнктивитны кефир «җиңә»Яз һәм көз көне дерматологик авырулар аза. Бу вакытта яшүсмерләр генә түгел, 20-40 яшьлек хатын-кызларның да битләре бетчә белән капланырга мөмкин.
-
19 март 2017 - 08:06Филүс Каһиров икенче улына нинди исем сайлавын әйтте: мәгънәсе «баһадир» дигәнне аңлата- Филүс, икенчегә әти булуыгыз белән тәбриклибез! - Бик зур рәхмәт! - Исем сайлап өлгердегезме? - Əйе. Рөстәм. Дөресен генә әйткәндә, исемне озак сайладык. Бик ерак китмичә генә, чын татар исемен кушасы килде.
-
19 март 2017 - 07:56Сөйгәнемнең өнеҖир өстенә йомшак ак кар төшкән фасыл иде. Сәрвиназ, иртәнге тонык яктылыкка уянып, күзләрен ачты. Җылы ятагыннан торып, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршындагы бакча читендә йомшак кар күбәләкләрен тузгытып, чәүкәләр очып узды.
-
19 март 2017 - 07:53"Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларының яңа форматка күчүенә бер ел булдыБу вакыт аралыгында яңалыклар редакцияләре эшчәнлегендә программа контенты сыйфатын арттыруга өлеш керткән мөһим үзгәрешләр башкарылды. Бүген «Яңа Гасыр» телеканалы яңалыклары региональ мәҗбүри гомумкулланылыш телеканалы статусына туры китерелеп эшләнелә.
-
19 март 2017 - 07:50"Динамо-Казан" "Уралочка" белән көч сынаша«Динамо-Казан» спортчылары Европа волейбол конфедерациясе Кубогы кысаларында булган ярышларда ярымфиналга чыкты.
-
19 март 2017 - 07:4842 мең кешене эш урыны белән тәэмин итәргә җыеналарЕл азагына кадәр Чувашиядә 42 мең кешене эш урыны белән тәэмин итәргә уйлыйлар.
-
19 март 2017 - 07:43Әхәт Гаффар: «Бу хакта сөйләшәсе килми, кирәк тә түгел. Әллә кайчан булган үбешүеңнең балын эзләгән шикеллерәк»Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп язучы Әхәт Гаффар да тәкъдим ителде. Бүләккә аның «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» романы, «Олы юлның тузаны», «Богау» исемле романнарын, Тукайның бала чагы турындагы «Дәрья башы» повестен, хикәяләрен бергә туплаган «Дәрья башы» дигән китабы күрсәтелде.
-
19 март 2017 - 07:41"Татар теленең орфографик сүзлеге"н кайдан табарга була?2010 елда басылган «Татар теленең орфографик сүзлеге»н (Р.И.Раскулова белән К.Р.Галиуллин төзегән) эзли идем. Аны кайдан табарга була икән? Фирдия Гыйсмәтуллина, Казан. Татарстан китап нәшриятының кибетендә аңлатуларынча, 43 меңгә якын сүз тупланган әлеге сүзлек биш ел дәвамында диярлек сатылган. Кызганычка, бүген сатуда калмаган. Ул басмадан азрак юкарак А.Ш.Рахматуллина авторлыгында татар теленең...
-
19 март 2017 - 07:35Май бәйрәмнәрендә Россия буйлап сәяхәт итәргә җыенган туристларның күбесе Казанны сайлаганRoomGuru.ru кунакханәләрне броньлау сервисы аналитиклары 2017 елның 29 апреленнән 10 маена кадәр кунакханәләрдә урыннарны броньлау буенча рейтинг төзегән.
-
19 март 2017 - 06:55Сөт кухнялары ябыла башлаганБер ай тирәсе элек Йошкар-Олада сөт кухнялары ябыла башлаган. Хәзер ата-аналар сөт ризыкларын теркәлү урыны буенча балалар сырхауханәсеннән ала.
-
19 март 2017 - 06:53Социаль челтәрдә чит телләрдә аралашкан өчен штраф түләткәннәрЛатвиянең Рига шәһәре мэры Нил Ушаков социаль челтәрдә чит телләрдә аралашканы өчен штраф түләгән.
-
19 март 2017 - 06:462018 елда бәйрәм яллары күчереләЯл һәм бәйрәм көннәрен дөрес куллану максатыннан, Россиянең Хезмәт министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар пректын әзерләде. Бу хакта "Татаринформ" яза. 2018 елда берничә бәйрәм көне ял көннәре белән туры килүне исәпкә алып, Россиянең Хезмәт министрлыгы аларны түбәндәгечә күчерергә тәкъдим итә. Ял көннәренә туры...