16+

Кичләрен урамга чыгу гына түгел, интернетка керү дә куркыныч

Кичләрен урамга чыгу гына түгел, интернетка керү дә куркыныч

Шундый заман: кичләрен урамга чыгу гына түгел, интернетка керү дә куркыныч.
* * *
Гашыйк булгач, башыңны югалтасың. Гаилә коргач, нәрсә югалтканыңны аңлыйсың.
* * *
Үз дөньяңны үзең төземәсәң, аны төзүче тиз табылачак.
* * *
«Аның наз тулы күзләре бер-берсенә сөеп карыйлар иде...»
* * *
Вакытлыча акчасызлыктан да тотанаклырак халәт юк.
* * *
Әгәр кешенең әйтер сүзе юк икән, бу аның дәшмәячәген аңлатмый.
* * *
Еллар үзенекен ала. Ә кайчак кешенекен дә.
* * *
Кичке ашын миңа бирергә теләгән дошман эзлим.
* * *
Мәхәббәтне сатып та алырга мөмкин, нәфрәт кенә ихлас.
* * *
Ат гомер буе колхозда эшләгән, ә рәис итеп куймаганнар.
* * *
Медицина мөмкинлекләре чиксез, пациентларның мөмкинлекләре генә чикле.
* * *
Җиде тапкыр үлчәгәнче, бүтәннәр урлап кискән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading