16+

Сөйгәнемнең өне

Җир өстенә йомшак ак кар төшкән фасыл иде. Сәрвиназ, иртәнге тонык яктылыкка уянып, күзләрен ачты. Җылы ятагыннан торып, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршындагы бакча читендә йомшак кар күбәләкләрен тузгытып, чәүкәләр очып узды.

Сөйгәнемнең өне

Җир өстенә йомшак ак кар төшкән фасыл иде. Сәрвиназ, иртәнге тонык яктылыкка уянып, күзләрен ачты. Җылы ятагыннан торып, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршындагы бакча читендә йомшак кар күбәләкләрен тузгытып, чәүкәләр очып узды.

- Исәнме, кышкы иртә... - дип пышылдады ул, тәрәзәгә иелебрәк.
Кыш әйтерсең лә Сәрвиназның күңеленә җылы өрде, аңа рәхәт булып китте.
Үткән көндә кыш кар-бураннарын туздырып, усал җилләрен җир өстеннән бөтергәләп шактый котырынган иде. Бүген исә бөтен дөнья тып-тын, әйтерсең лә бар җиһан шушы аклыкка багып тынсыз калган.

Сәрвиназ янәшәдә торган урындыкны шудырып алды да, аңа тезләнеп, кышкы табигатьне күзәтте. Әйтерсең лә ике арада берни юк, күңеле белән ап-ак кар өстендә ялан тәпи басып тора кебек тоелды аңа. Күпме шулай торыр иде икән, ниһаять, тәрәзә пыяласы аша тәненә суык йөгерде. Ул, әкрен генә сузылып, мамык шәлен эләктереп алды да ярым шәрә иңнәренә салды.

Табигатьнең моңсулыгын тойды Сәрвиназ. Ул моннан берничә көн элек Наилдән килгән хатны кулына алды. Конвертны ачып, инде әллә ничә кабат укыган хатны ярым пышылдау тавыш белән укырга кереште:
- Менә кабат моңсулатып салкын кыш килде, мине туңдыра торган вакыт бу, - дигән беренче җөмләдән үк Сәрвиназ­ның җаны өшеде. - Мин шушы җил-бураннар белән барысын да онытырга телим, бөтенләйгә онытырга... Үз-үземне җиңә алырмынмы-юкмы, анысын әйтүе кыен. Мин синең белән булган көннәремне сызып ташларга телим,бәгърем, гафу ит!..
Сәрвиназ Наилдән килгән хатны күз яшьләре аша укыды.
- Алай тиз генә оныта алырсыңмы икән, газабы күбрәк булыр, озакка сузылыр, - дигән уй йөгереп үтте аның күңеленнән.

... Наил аның күз алдында үсте. Әле дә хәтерендә, институтны тәмамлап эшкә килгән яшь укытучыга сигезенчеләрне тапшырдылар. Гап-гади авыл балалары. Наил аеруча нечкә күңелле, тыйнак, игътибарлы укучы иде. Сәрвиназ аңа үз әниседәй якын итеп дәшә, сыйныфтан тыш эшләр башкарганда да күбрәк Наилгә кушарга тырыша иде. Наилнең шулай тиз үсеп, җиткән егет булып авылдан чыгып китәсен күз алдына да китермәгәндер, мөгаен...
Күңелдә әллә нинди уйлар, хатирәләр чуалды... Уйларыннан арынырга теләп, Сәрвиназ урын-җирен җыештырып алды, иртәнге чәен эчте.Үзе дә сизмәстән, куллары кабат әлеге хатка үрелде... Кушбитлек дәфтәр кәгазендә бары өч җөмлә... «барысын да онытырга телим...» Бу сүзләр иртәме-соңмы әйтелергә тиеш иде инде. Сәрвиназ Наилгә үзенең егете кайтачагын алдан хәбәр иткән иде бит. Ул чагында Наил: «Мин беләм», - дип кенә җавап кайтарды. Шул вакыттан бирле Наил ничектер кызганыч булып кечерәеп калгандай тоелды. Сәрвиназ чыннан да ярата идеме соң Наилне? Ике арадагы хисләр ихлас идеме соң?

Наил үз-үзен кая куярга белмичә, озаклап Сәрвиназның зәңгәр күзләренә карап торды да берни эндәшмичә китеп барды. Сәрвиназ исә соңгы тапкыр аннан җылы сүз көтте, йә булмаса иңнәреннән кочып, үбеп алырына өмет иткән иде бугай. Егетенең армиядән кайтачагын Наилгә җиткергәне өчен, үз-­үзен озак битәрләде ул. Наил белән дә, Артур белән дә бер чамадарак танышкан иде алар. Наил 15е дә тулмаган үсмер иде. Ә Артур белән Сәрвиназ институтны бер елда тәмамлады. Артур армиягә китәр алдыннан вәгъдәләшкәннәр иде.

Сәрвиназ стенага эленгән календарьга күз төшерде. «Тиздән Наилнең туган көне якынлаша. Котларга кирәк булыр, - дип уйлады Сәрвиназ, - һичюгы телеграмма аша булса да». Һәм шушы уе белән почта бүлегенә юнәлде. Телеграмма кәгазе алды да «Наил, сине туган көнең белән котлыйм, мин сине яратам» дигән сүзләр тезде. Аның ихластан язылган әлеге сүзләрен Наил ничек кабул итәр, ул бу хакта уйламаска тырышты. Шулай да ихластан язылган бу теләкләрне Наилнең якын кешесеннән килгән котлау итеп кабул итәчәгенә инана иде. Сәрвиназ үзен ике ут арасында калгандай хис итте.
...Тагын бер атнадан Сәрвиназның егете кайтты. Ял көне иде ул. ишек шакып тыйнак кына түргә узды Артур.
- Сагындым, бик сагындым, Сәрбием, - дип кочагына алып, бит алмасыннан үпте. - Син мине көттеңме, Сәрби?
- Әйе, - диде Сәрвиназ.
Ләкин Артурның Сәрби дип дәшүен бер дә өнәми ул. Наил аңа бервакытта да исемен алай бозып эндәшми иде.
- Әйдә, бүген кинога барабыз, шәп фильм күрсәтәчәкләр, - диде Артур.
Сәрвиназ ризалашты.

Артур кызны кочагына алды да, калтыранган бармак­лары белән, аның кофта төймәләрен ычкындырды.
- Сагындым бит, - диде ул кабат, Сәрвиназны ныграк кочып. - Синең йомшак күк­рәкләреңне сагындым...
аның бу сүз­ләреннән Сәрвиназ тетрәнеп китте. Артур матур сүзләргә, иркә-назга саранрак, Наил кебек йомшак, ягымлы түгел. Артурның һәр сүзе, хәрәкәте ничектер кырысрак, салкынрак. Ә бүген Сәрвиназга нәкъ менә җылылык җитми. Ул, суга сусагандай, Артурдан назлыдан-наз­лы сүз, җылы наз көтте. Үзенең Артур белән авыл урамыннан култыклашып узачагын күз алдына китерде. Юлда очраган һәркем алар белән баш иеп исәнләшер, иң мөһиме, аларның туй көнен сорашыр дигән уй йөгереп узды күңеленнән.

Наил бәлки башка кыз тапкандыр. Аңа тизрәк мине онытырга кирәк, онытырга... Башында мең төрле уй иде Сәрвиназның. Ул бөтен үткәнен күз алдыннан кичерде.
Иртәгесен «Сәрвиназ үлгән» дигән хәбәр бөтен тирә-як авылларны тетрәндерде. Ничек? Ни сәбәпле? кебек сораулар, кызгану, борчылулар, тагын әллә нинди имеш-мимешләр таралды... Ул җир өстенә ап-ак кар төшеп, дөньяны пакьләгән бер мизгелдә бу якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты.

Кинодан кайткач чишенеп урынына барып яткан иде Сәрвиназ. Ләкин һич кенә дә йокыга китә алмады. Күзен йомды исә, каршысына Наиле килеп бас­кандай итте. Аның күңелен авыр уйлар биләде. Өзгәләнгән җанына урын таба алмады. Ишекле-түрле йөрде, ниндидер дарулар да эчеп карады, җаны тынычланмады. Таң беленгәндә, Сәрвиназның күзе мәңгелеккә йомылды.
- Мин үзем гаепле, - дип өзгәләнде Артур, әлеге хәбәрне ишетүгә. - Куна калган булсам, бу хәл килеп чыкмас иде, үзем, үзем гаеп­ле!..
Артурның бу сүзләрен Сәрвиназ инде беркай­чан да ишетмәячәк...

Наил Сәрвиназның үлеме турында ишетмәде, билгеле. Ул, аны онытырга теләп, хат язарга да базмады. Беркем дә бу хакта хәбәр итәргә уйламады Наилгә, чөнки ике арадагы мәхәббәт турында беркем дә белми иде шул.
Вакытлар үтеп тә аны оныта алмавына инангач, Наилнең Сәрвиназны сагынуы, мәхәббәт утының көчәя генә баруы турында юллаган соңгы хаты, адресаты табылмады, дип, кире килгәч кенә барысы да ачык­ланды. Ләкин соң иде инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading