Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында, «Татарча мәгариф: яңа караш» темасына чираттагы чара уздырды. Анда 130дан артык кеше катнашты, аларның күбесе татар теле укытучылары иде. Чарада шулай ук мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.