16+

«Сәләт»тә «Бика фест» дигән фатирник узды

“Сәләт” йортында яшьләрнең Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият республикакүләм фестивале узды. Быел сәләтлеләр зур концерттан баш тартып, фестивальне «фатирник» форматында үткәрергә булган. “Сәләт” клубы президенты Игорь Сивов сүзләренчә, бу “Сәләт” яшьләрен бер гаилә кебек күрсәтергә ярдәм итә.

Фестивальнең тагын бер яңалыгы бар. Бик күп катнашучылар соравы буенча хәзер татар халык җырларын академик башкару номинациясе дә кертелгән. Сәхнә артында татар халык киемнәрен кигән башкаручылар күп иде. Араларында хәрби киемнән Инсаф Гаптелбәров аерылып торды. Ул Борис Полевойның “Повесть о настоящем человеке» әсәреннән өзек күрсәтте.  

- Казан педагогия көллиятен тәмамлагач, Рязаньда хәрби һава десанты (ВДВ) юнәлеше буенча укырга керәчәкмен. Әлеге әсәр миңа көчле, максатчан кеше турында булуы белән ошый, - ди Инсаф.
Моңа кадәр фестивальдә ул икенче урын яулаган.  

Казан федераль университетының “Ал Зәйнәбем” вокал коллективы да “Бика фест”та өченче тапкыр көч сынаша.

- Фестиваль катнашучыларның төрле аранжировкалар тәкъдим итүе, иҗади экспериментлар ясавы белән кызыклы. Без үзебез дә халык җырларын төрлечә эшкәртәбез. Шулай ук монда Римма Ибраһимова, Зөһрә Шәрифуллина, Риф Гатауллин, Илназ Сафиуллин кебек мәртәбәле жюри әгъзаларынең дә фикерен ишетәсең. Бүген без аккапеллага дүрт тавыштан җырлаячакбыз. Максатыбыз инструменталь яңгырашны үз тавышыбыз белән күрсәтү, - ди Алсу Габдуллина.

Кызлар фестивальнең гран-При иясе булды.    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading