Шәһри Казан

Марат КӘБИРОВ: «Сезнең балагыз үз телен беләме?»

Авыр чакларда халык берләшергә тиеш. Вак-төяк ыгы-зыгыларны онытып, бер булып тупланырга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга. Бердәм булсак, без – зур көч. Моны 90нчы еллар вакыйгалары артыгы белән раслады. Бүген дә бөтен татар, көн­күреш мәшәкатьләреннән һәм кәсебеннән берникадәр вакытка гына арынып, үз сүзен әйтсә – бу хәлиткеч сүз булыр иде. Әлегә бик ашыкмый ул. Көтә, сабыр итә.

Ләкин татарлар арасында үз теленнән баш тартучылар да бар икән. Алар да, читләр сүзен кабатлап: «Баламның русча укуын телим, татар теле нигә ки­рәк аңа?» – дигәнрәк сүзләр ычкындыра. Ник шулай?

Моны бер сүз белән генә аңлатып та булмый­дыр. Иң беренче уйга килгәне – болар чынлап та татар кешеләреме соң? Бәлки алар татар түгелдер. Ханнар заманында үз хаҗәтен хәстәрләп, татар булып киткән хәйләкәр бәндәләрнең токымыдыр, бәлки? Бабалары, бер аршын җир, бер әчмуха чәй өчен үз милләтен сатып, татарга әйләнгән, болары, үз мәнфәгатьләрен хәстәрләп, татарны сатып, урыска әйләнә. Вакыты җиткәч, урысны сатып, башка кавемгә хезмәт итәрләр. Генетика – фән, ә фән белән бә­хәсләшеп булмый. Димәк, табигать боларны кеше итеп түгел, адәм рәвешендәге хамелеон итеп яралткан. Ә шуышучылар тормышы безгә кагылмый, моның белән зоо­логия шөгыльләнә.

Барысы да гади һәм аңлаешлы. Ләкин моның чынлап шулаймы-юкмы икәнен исбатлап та, кире кагып та булмый. Шуңа күрә, болар үз кардәшләребездер, бары тик бераз ялгышып кына киткәннәрдер кебек тоела. Чынлап та: «Балам русча укыса, зур кеше булыр», – дип өметләнүчеләр бар бит әле. Кысыр өмет, әлбәттә. Әгәр чынлап шулай булса да, кыенга төшәр – бөтен урыс зур кеше булып бетәр дә бүтәннәргә урын калмас иде. Ләкин андый ата-анага моны аңлатып булмый. Гадәттә, аларның карашы да, тормышы да, рухи дөньялары да чикләнгән була. Икенче төрле әйтсәк, мондый адымга бары тик түбән интеллект­лы, примитив фикерле кешеләр генә бара. Һәм алар белән аек акыл түгел, ә көтү инстинкты идарә итә. Үзләрен дә, якыннарын да көчлерәк көтүгә кушарга омтылу. Монда алар үзләрен хәвефсез дип тоя. Үзләрен шәхес буларак түгел, ә төркемнең бер өлеше буларак кабул итәләр. Үзаңнары шундый. Психология шулайрак аңлата.

Реклама

Тирә-якка күз салсаң, моның гади теория гына түгеллегенә ышанырга була. Үз илендә яшәп, ниндидер өлкәдә уңышка ирешүчеләрнең балалары үз телен белә. Монда «уңышлы» сүзенә ачыклык кертергә кирәк. Заман шуны таләп итә. Уңышлы кеше – бу очракта урлап, алдап, талап, хәрәмләшеп мөлкәт җыйган гарип җанлы кеше түгел, ә ниндидер өлкәнең үсеше өчен сизелерлек өлеш керткән, нидер иҗат иткән, ниндидер ачыш ясаган, нәрсәдер төзегән, үзенә дә, җәмгыятькә дә файда китерерлек гамәлләр кылган кеше. Гади авыл җирендә генә дә кулыннан эш килгән, сүзе үткән кешенең баласы үз телендә сөйләшә, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәргә тырыша, ә уңышсыз кешенеке алай түгел.

Күрәсең, ул бала әти-әнисе белән бер үлчәмдә булырга теләми, башка яссылыкка, башка дулкынга күчсәм, бәлки, берәр нәрсә үзгәрер дип уйлый торгандыр. Әти-әнисе дә аны шуңа этәрә: безнең язмышны кабатламасын, бүтәнчә булсын, дип тырыша. Бу телгә генә кагылмый. «Гомер буе авылда интектем, балам шәһәргә китсен – кеше булыр...», «Гомер буе исерек ир белән интектем, чыкмасын кияүгә...» Һәм моның иң соңгы чиктәге варианты: «Татар теле белән беркая да китә алмадым, урысча укысын...» Димәк...
 
Әгәр балаң үз телен белми, милләтен хөрмәт итми икән – бу манкортлык, гамьсезлек, примитив­лык билгесе генә түгел. Бу – үз тормышыңны гаиләң ихтыяҗларын канәгатьләндерер­лек итеп көйли алмаган булдыксыз һәм бәхетсез кеше икәнеңне дә аңлата. Баласына карап кына да кемнең кем икәнен белеп, аның тормышы турында күп нәрсәләрне ачыклап була.

Сезнең балагыз үз телен беләме?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: