И-и, бигрәкләр дә ярата инде баласын! Сөбханалла! Ике яшьләр тирәсендәге алма кебек кызы белән күңелле генә итеп уйнавын карап утыру үзе бер рәхәт. Кызы йөгереп килә дә аны битеннән үбеп ала, әйдә кул чабабыз, әйдә куышлы уйныйбыз, дип, чыр-чу килә. Әмма хатын ниндидер кысаларга кертелгән кебек, киеренкелеге сизелеп тора. Карашы да мине бераз аптыратты. Үзе көлсә дә, күзләре көлми иде аның. Үз уйларыма бирелеп утырганга, аның сорау биргәненә сискәнеп киттем.