Төшке аш бетте, көндезге бер туларга 10 минут, без Арча районы башлыгы кабинетында. Монда "туры эфирга" әзерлек бара, телефон штативка куелган, җавап бирүчесе урында, төймәгә басасы гына калды. Карыйм, өстәлдә кәгазьләр ята, баксаң, соңгы көннәрдә килгән сорауларны керткәннәр икән. Җавабын Илшат Габделфәртович үзе бирә, берәү дә әзерләп бирми, шулай да юл төзекләндерү өлкәсенә караган мәгълүматларны барлаган, чөнки күбесе шәһәр яисә район башкарма комитеты карамагында тора.