16+

Арча "глава"сы инстаграмда нәрсә эшләп утыра?

Төшке аш бетте, көндезге бер туларга 10 минут, без Арча районы башлыгы кабинетында. Монда "туры эфирга" әзерлек бара, телефон штативка куелган, җавап бирүчесе урында, төймәгә басасы гына калды. Карыйм, өстәлдә кәгазьләр ята, баксаң, соңгы көннәрдә килгән сорауларны керткәннәр икән. Җавабын Илшат Габделфәртович үзе бирә, берәү дә әзерләп бирми, шулай да юл төзекләндерү өлкәсенә караган мәгълүматларны барлаган, чөнки күбесе шәһәр яисә район башкарма комитеты карамагында тора.

Арча "глава"сы инстаграмда нәрсә эшләп утыра?

Төшке аш бетте, көндезге бер туларга 10 минут, без Арча районы башлыгы кабинетында. Монда "туры эфирга" әзерлек бара, телефон штативка куелган, җавап бирүчесе урында, төймәгә басасы гына калды. Карыйм, өстәлдә кәгазьләр ята, баксаң, соңгы көннәрдә килгән сорауларны керткәннәр икән. Җавабын Илшат Габделфәртович үзе бирә, берәү дә әзерләп бирми, шулай да юл төзекләндерү өлкәсенә караган мәгълүматларны барлаган, чөнки күбесе шәһәр яисә район башкарма комитеты карамагында тора.

Башы:

"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Без өйдә татарча гына аралашабыз"

"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yort-yanyndagy-lnne-zem-chabam-yaki-archa-glavasyny-esh-kne-nichek-uza

"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yort-yanyndagy-lnne-zem-chabam-yaki-archa-glavasyny-esh-kne-nichek-uza

Арчалыларны башлык саф татар телендә сәламләде, монысы инде йөрәккә май булып ятты. Иң элек ул районда коронавирус белән бәйле хәлне аңлатып узды. Бүген шифаханәдә әлеге инфекция белән 30 кеше ята, 100дән артыгы өендә дәвалана. Шулай ук вакцинация узарга чакырды, үзе дә прививка кадатканга күрә июльдә коронавирус белән авыруны бик җиңел кичергән.

Башта бер-ике көндә килгән сорауларга җавап бирде, соңыннан инде халык җитәкчегә аларны туры эфирда яудыра башлады. Темалары төрле, әлбәттә, төзекләндерү, юллар буенча күп кызыксындылар, урамнарга ут кую, ясалма сикертмәләр эшләү, чүп чыгару, социаль объектлар төзү һәм ремонт ясау турында да  сүз яңгырады. Хәтерлисезме, бер күпфатирлы йорт янына барып кайткан идек район башлыгы белән? Шуның буенча да тагын бер кат сорау булды, Илшат Нуриев аңа сез әйткән җирне карадым, барысы да алай ук начар түгел, чүп кешеләр җыелып, артларыннан җыештырмау аркасында түгел, ә берәүнең агачларны кисүе сәбәпле булганлыгын аңлатты. Дөрес, аны тәртипкә китерү буенча күрсәтмә бирелде, әмма үзегез дә ишегалдыгыздагы хәлләргә игътибарлырак булыгыз, дип чакырды ул. Социаль ипотекага торак алып буламы дигән сорау да яңгырады. Тиздән 90 фатирдан ачкычлар тапшырылачак, яңадан 20 гаилә генә чиратта калачак икән, аларга йорт төзү турында Татарстан дәүләт торак фонды җитәкчесе белән сөйләшеп кайткан булган район башлыгы.

- Менә бер сәгать дәвамында халык белән аралаштыгыз, арытмыймы соң бу проблемалар, гомумән әлеге "туры эфирлар" сезгә нәрсәгә кирәк? Күпме вакытны ала бит, - дип, сорарга булдым.
- Ә ничек арытсын инде, эш көне бара бит, кешеләрнең моң-зарларын тыңламагач, сорауларга җавап бирмәгәч, безнең нинди кирәгебез бар? Тормышта туа торган проблемалар - безнең өчен этәргеч, аларны хәл итеп, барыбыз да алга таба атлыйбыз. Халыктан килгән һәр сорауга җавап бирергә тырышым, әлбәттә, арасында эшләп булмый торганнары да бар. Әйтик, миннән газ кертергә сорыйлар, әмма район аны башкара алмый, чөнки бюджетта акчасы да юк, хокукы да юк. Шунысын да әйтергә кирәк, 100 кешедә 200 төрле фикер булырга мөмкин, иртәнгесе белән кичкесе чагышмаска да бик мөмкин. Кайвакыт халык зарыннан соң урамдагы юлны рәтлисен, асфальт саласың, аннары исә шунда яшәүчеләр машиналар тыз-быз чаба, "лежачий полицейский" куегыз диләр. Күпмедер вакыттан соң бер-ике йорт хуҗасы түшәмнәр коела бит инде, алып атыгыз шуны дип зарланалар, икенчеләре аны минем капка төбеннән урап уза башладылар, тротуар кирәк ди, өченчеләре машина җимерелүенә сыкрый. Нишлисең, төрле хәлләр була, әмма безнең эшебез шул, проблемаларны хәл итәр өчен куелган. Кешенең тормышы яхшырган саен аның ихтыяҗлары да арта. Монда үпкәли торган бернәрсә дә юк, эшләргә генә кирәк, - дип, җөпләде сүзен Илшат Нуриев.

Халык белән аралашканнан соң Арчаның беренче мәктәбенә юл тоттык. Монда да ремонт бара, әмма фундаментын гына яхшырталар, чөнки ни өчендер су керә башлаган. Тиз арада тәртипкә китерергә булганнар. Бина эченә кергәндә район башлыгы спорт мәйданчыгында футбол уйнаучы егетләр белән сөйләшеп алырга өлгерә. Баксаң, әлеге мәктәптә элеккеге фән һәм мәгариф министры, хәзерге вакытта Идел буе физик культура һәм спорт академиясен җитәкләүче Рафис Борһанов, Россия Федерация Советы сенаторы, кайчандыр Татарстан юл һәм транспорт министры булыр эшләгән Ленар Сафин укыган. Монда бик озак тормадык, эшләр белән танышканнан соң, Иске Чүриле авылына юл тоттык. "Возрождение" дигән агрофирмада мегаферма төзелеп килә, тиздән шушында 600ләп баш мал үрчетәчәкләр, район башлыгының үз күзләре белән күреп кайтасы килгән. Шунда ук туган көнен билгеләп үтүче терлекчене дә котлап алдык. Иске Чүриледә юлның начарлыгыннан зарланып, Илшат Габделфәртовичның директына язганнар. Анысын да карап чыгарга булдык. Ахыр чиктә проблеманың зурлыгы ачыкланды, чокырлары хәйран, машиналарга йөрү бик авыр, әле өстәвенә моннан мәктәп автобусы да уза икән.

- Нәрсә эшләргә була бу юл белән, уйларга кирәк, аны программага кертү дә авыр, шуңа күрә башкачарак хәл итәргә тырышырбыз инде. Халык дөрес яза, монда йөреп булмый, - дигән фикергә килде район башлыгы.

Көн кичкә таба авыша башлады, ә без Үрнәк авылына халык җыенына киттек. Анда барышлый бер басуга сугылып, кыр батырын бүләкләп чыктык. Кешеләр район җитәкчелеге белән очрашуга җыелып беткән иде. Авыл башлыгы Вәсил Габделхаков хисабыннан соң, халык Илшат Нуриевка үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, аларның күбесе төзекләндерү һәм социаль яклау мәсьәләләренә карый. Мөмкин булганнарына җавап бирелде, кайберләрен исә район хакимиятеннән килүчеләр язып алды. Мин инде Илшат Габделфәртовичны башка изалап тормадым, актык соравымны бирдем:
- Район башлыгы эше туйдырмыймы сезне, үкенмисезме әлеге вазыйфада эшләвегезгә?
- Яхшылыктан яхшылык көтмиләр, калганын үзегез уйлап бетерегез, - дип, Илшат Нуриев серле генә елмаеп куйды.

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading