Наилә апа бөек актриса гына түгел, ә бөек ана да. Татарның төп театры –Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссерын тәрбияләп үстергәне өчен генә бөек түгел, әлбәттә. Аның бөеклеге тирәнрәк. Моның өчен Наилә ханым улы Фәрит Бикчәнтәев хакында сөйләгәндә аның күзләрендәге очкыннарны күрергә кирәк...