16+

Рөстәм Миңнеханов: Җиңүнең 80 еллыгына бүгеннән әзерләнә башларга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен башлау тәкъдимен хуплады. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. Утырыш барышында Украинадагы махсус хәрби  операция барышында ничә татарстанлының һәлак булуы да хәбәр ителде.

«2025 елда билгеләп үтеләчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан инде бүген үк чаралар планын әзерли башларга кирәк», - диде ТР Президенты. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннары һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел кими, шуңа күрә «безнең бурыч – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы рәвештә үткәрү».

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөек Җиңүнең юбилей датасын бәйрәм итү чаралары планын формалаштыра башларга тәкъдим итте. «2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәгебезне искә алып, инде бүген үк әлеге датаны билгеләп үтү буенча чаралар планын формалаштыра башларга кирәк дип саныйм», - диде ул.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип яза Татар-информ.

Әлеге утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Украинада барган махсус хәрби операциядә 62 Татарстан егетенең һәлак булуы турында хәбәр итте. Утырышта катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading