Авылдагы иң бәхетле гаилә – ул безнең гаиләдер кебек тоела иде миңа. Бар нәрсәбез дә бар, кешедән ким түгел. Йорт-җирләребез ялт иткән, тамагыбыз тук, өстебез бөтен, әти-әни кадерләп кенә тора. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Бәхет өчен әнинең күңел тынычлыгы да кирәк икән.