16+

14-15 сентябрьдә Казанда һәм Болгарда Мәүлид тантаналары узачак

3 сентябрьдә, кояш баю белән, мөбарәк Мәүлид ән-Нәби ае башланды. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган.

14-15 сентябрьдә Казанда һәм Болгарда Мәүлид тантаналары узачак

3 сентябрьдә, кояш баю белән, мөбарәк Мәүлид ән-Нәби ае башланды. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган.

14 һәм 15 сентябрьдә, Мөхәммәд Пәйгам¬бәребезнең туган көне уңаеннан, Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре узачак – мәҗлесләрдә салаватлар, ягъни Пәйгамбәребезгә мактаулар әйтеләчәк, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр сөйләнә. Моннан тыш Болгардагы “Ак мәчет”тә, Казанның “Галиев” мәчетендә һәм Иске Татар бистәсендә зур чаралар узар дип көтелә.

Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков билгеләп узганча, Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу дөньяга килүе мөселман халкы өчен аеруча әһәмиятле вакыйга.

  – Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә: “Әй, Мөхәммәд Мостафа, сине бу галәмгә рәхмәт һәм мәрхәмәт буларак кына җибәрдем”, – ди. Икенче бер аять-кәримәсендә: “Әйт син, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, минем колларыма. Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте сәбәпле минем нигъмәтләрем сөенсеннәр”, – ди. Димәк, без Пәйгамбәребезнең бу дөньга килүенә сөенечебезне белдерергә  тиешбез. Үзенең хәдисендә исә ул: “Әти-әниегез, балаларыгыз һәм дөньядагы бөтен кешеләрдән дә мин сөекле булганчыга кадәр, камил рәвештә иман китерәчәк түгелсез”, – ди. Моннан аңлашылганча, аңа карата мәхәббәтебез камил иманның бер шарты булып тора, – диде ул Мәүлид бәйрәме уңаеннан узган матбугат очрашуында.   

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов 14-15 сентябрьдә булачак чаралар белән таныштырып үтте. 
14 сентябрь көнне, кояш баегач, Казан шәһәренең “Галиев” мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт

Сәмигуллин сәламләячәк. Бәйрәмдә Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Марат Галимов тарафыннан мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсе башкарылачак. 

15 сентябрьдә Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы үткәреләчәк. Ул рәсми рәвештә көндезге 12:20 сәгатьтә башлана. Рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары “Мәүлид” касыйдәсен башкарачак. 

Шулай ук Болгар ислам академиясендә иртәнге сәгать 09:00 дан көндезге сәгать 11:40ка кадәр аерым программа каралган. Балалар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен уздырау да ниятләнелә. 

Шул ук көнне Мәүлид кичәсе Иске Татар бистәсендә – тәүге тапкыр Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданчыкта да булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading