16+

Чиләбедә укучыларга һөҗүм итү сәбәбе ни белән бәйле?

Омбудсмен Чиләбедә укучыларга һөҗүм итү сәбәбен «үлем уены» дип атады.

Омбудсмен Чиләбедә укучыларга һөҗүм итү сәбәбен «үлем уены» дип атады.

Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белдергәнчә, күптән түгел мәктәп укучысының Чиләбедәге сыйныфташларына һөҗүмендә «суицидаль квест» (үлем уены) гаепле булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә ул интернетта шундый төр төркемнәрне блоклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

 «Хәтта Чиләбе белән булган очракта да, бу суицидларга кагылышлы яңа квест, аның монда ничектер катнашы бар дигән шик бар, хәзер моны ачыклыйбыз», — диде омбудсмен матбугат конференциясендә. Бу хакта «РИА Новости» яза.

16 сентябрьдә Чиләбенең 68 нче номерлы мәктәбенең 13 яшьлек укучысы уку йортына чүкеч һәм пычаклар белән килә һәм сыйныфташларына һөҗүм итә. Өч бала һәм бер педагог зыян күргән. Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе РФ Җинаять кодексының кеше үтерүгә омтылу һәм ваемсызлык маддәләре буенча җинаять эше ачты. Яшүсмернең үзен психоневрологик хастаханәгә җибәргәннәр, анда ул элегрәк дәваланган булган.

Әмма мәктәп укучысының "суицидаль уеннар" белән мавыгуы турындагы рәсми мәгълүмат расланмаган. Mash тelegram-каналы язганча, укучының телефонын һәм социаль челтәрен тикшергән оперативниклар аның мондый уеннар белән мавыгуын күрсәтүче дәлилләр тапмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading