16+

Казанда беренче карның кайчан явачагы билгеле

Казанда беренче кар, беренчел фаразлар буенча, 15 октябрьдә булыр дип көтелә.

Казанда беренче кар, беренчел фаразлар буенча, 15 октябрьдә булыр дип көтелә.

Метеорологлар ул көнне һава температурасы минус тамгасына кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Бу кар яву өчен уңай шартлар тудыра дигән сүз. 
Кыш елдан-ел иртәрәк килә, һәм менә октябрь уртасында казанлылар көзне йомшак кар бөртекләре белән дә озатырга мөмкин. Шулай булгач, әзерләнегез, казанлылар –  тиздән кышкы әкият үзенең кар канатларын яраткан башкалабыз өстендә җәелдерә башлаячак, дип яза «Казанские ведомости».

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading