16+

Гөлназның өендә биш йөзгә якын фатыйма яши

Кемнәрдер аларны Тәнзилә ди. Камилә, Суфыя дип тә йөртәләр. Һәм тагын башка бик күп атамалары бар. Хәер, алары турында соңрак.

Гөлназның өендә биш йөзгә якын фатыйма яши

Кемнәрдер аларны Тәнзилә ди. Камилә, Суфыя дип тә йөртәләр. Һәм тагын башка бик күп атамалары бар. Хәер, алары турында соңрак.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи социаль челтәрдәге сәхифәсендә фатыймалар коллекциясен күрсәткәч, язылучылары арасында ул зур кызыксыну уятты. Күп төрле коллекцияләр ишеткән бар, мондыйларын үзем дә беренче тапкыр күрәм. 

Гөлназ аларның төгәл санын да белми. Якынча биш йөзләп, ди. Кайчандыр бер санаганында өч йөз булган, әмма аннан соң тагын бик күп җыелган. 
Фатыймалар барысы бергә махсус бер шкафта сакланалар. Коллекциясендәге иң беренче фатыйма – суыткычка ябыштырып куя торган магнит. Аягы җиңел булган, күрәсең. Аннан шкафка брошка, алка, шәм, ручка, сәгать, муенса, күзлек һәм башка формадагылары да кайтып утырган.

– Аларны үзем дә сатып алам, бу шөгылемне белгән якыннарым, дусларым да бүләк итә. Вьетнам, Төркия, Австрия, Германия, Чехия һәм башка Европа илләреннән алып кайтылганнар да бар. Барысы да бик матурлар, барысы да кадерле. Әмма хәзер, инде шкаф та тулгач, күргән берен алып, эзләп тә йөрмим. Бик матурлары, затлылары очраса гына алам, – ди Гөлназ. 

Ни өчен нәкъ менә фатыймалар җыя башладың дип тә кызыксынмый калмадым, әлбәттә.  

– Бердән, кызыл төс яратам. Икенчедән, алар балачак билгесе. Бармак очына алып, “Фатыйма, фатыйма! Киявең килә кач, кач! Алтын капкаңны ач, ач!” дип такмаклый идек. Аларны бөтен кеше дә ярата бит, беркемне дә битараф калдырмыйлар, – ди ул.

Фатыйманы икенче төрле камка дип тә әйтәләр. Әмма аның атамасы бик күп икән. Гөлназның төркеменә язылучыларның күбесе фатыйма дигәнне беренче тапкыр ишеткән. Шунда ук үз якларында ничек аталганын да язып җибәргәннәр. Барда якларында кояш корты икән ул. Сарманлылар полин диләр. Башкортстанда – тәти тавык, кигәвен. Тәтәй кош, тәти әби, кояш апа, камка әби, камка бабай дип йөрүчеләр дә бар. Буада Хәертдин ди. Кукмарада – лилипапа.

Тагын кайлардадыр – Праскый әби, Шәмсекамәр, Тәнзилә, Суфыя, Гәүшә бикә... Санап бетерерлек түгел, аеруча үзенчәлекле тоелганнарын гына туплап яздым. Ә сездә аны ничек атыйлар? Бәлки әле, кызыклы коллекцияләрегез дә бардыр? 
Сүз уңаеннан, Гөлназ төрле милләт курчаклары белән чит илләрдән һәм шәһәрләрдән алып кайткан декоратив тәлинкәләр дә җыя икән. 

– Һәр кешенең күңеленә якын шөгыле булырга тиеш дип саныйм. Алар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырырга, тормышны кызыклырак итәргә, гармониядә яшәргә ярдәм итә. Ә бу – бик мөһим, – ди ул.



 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading