16+

Көзгә сыерлар, сарыклар, яшелчәләр һәм... бәяләр хәттин үскән

Шашлык урынына күкәй кыздырырга туры килер, ахрысы.

Көзгә сыерлар, сарыклар, яшелчәләр һәм... бәяләр хәттин үскән

Шашлык урынына күкәй кыздырырга туры килер, ахрысы.

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Яңа Савин районындагы Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы сәүдә мәйданын 5 октябрьдә халык сырып алган.
Кайбыч, Балык Бистәсе, Лаеш, Саба, Арча, Балтач,  Кукмара, Спасс, Яңа Чишмә, Буа, Менделеев, Зәй, Югары Ослан муниципаль районнары агрохуҗалыклары, авыл җирле үзидарәләре, фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары үзләре җитештергән продукцияне мулдан алып килгән.  
- Шактый еллар инде куян асрый башлаганыбызга. Биш-алты саныннан керештек, хәзер куяннар 200 башка җитте. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләм, үстергән терлекләрне акчага әйләндерү начар түгел бит, - ди Югары Ослан районындагы Коргуза авылыннан Владимир Раков.

Тырыш хезмәт көзгә мул уңышы белән сөендерә. Яшелчәләр әле ярый, ә терлекчелек продукциясе бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, хәттин-шактый үскән, әй. Сарык итенең шашлыкка кулай өлешенең килограммы - 900 сум. Рәхмәт, шашлык ашыйсы килми иде әле, диярсең. Узган ел сыер итенең югаргы бәясе 550 сум булса, быел - 650 сум. Бәрәңге 16 сумнан 25 сумга күтәрелгән. Шашлык урынына күкәй кыздырырга туры килер, ахырысы. Йомырканың дистәсе узган ел 103-135 сум торса, быел 85-115 сумнан тәкъдим ителә.

Ярминкәдәге бәяләр (килограммнарда):
Сыер ите - 480-650 сум,
Сарык ите – 650-900 сум,
Куян ите - 600 сум,
Бәрәңге - 25 сум, 
Кәбестә - 25 сум, 
Суган - 30 сум, 
Шикәр комы – 60 сум,
Он – 27 сум,
Йомырка (дистәсе) – 85-115 сум.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading